Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
7 Май 2022, 11:50

Җиңү паркында йөгерделәр

Уфа хакимияте һәм «Молодежная газета» призына җиңел атлетика буенча  эстафета  үтте.

Җиңү паркында йөгерделәр
Җиңү паркында йөгерделәр

Ярышта шәһәрнең барлык мәктәпләре, урта һәм югары уку йортлары, шулай ук Уфа предприятиеләре катнашты.  Әлеге эстафета беренче тапкыр 1948 елда узган. Быел ул 73 нче тапкыр сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны, ветераннарны һәм яшьләрне берләштерде. Ярыш һәрвакыт Җиңү көне алдыннан уза.

Бүгенге эстафетаны ачу тантанасында БР спорт министры урынбасары Эльза Карамурзина эстафетада катнашучыларга Спорт министры Руслан Хабибовның котлавын укыды:

 - Бу вакыт эчендә эстафета зур популярлык казанды, шәһәрнең спорт тормышында мөһим вакыйга булып тора. Бу ярыш уфалыларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен старт булыр дип ышанам. Ныклы сәламәтлек һәм җиңел дистанция, ә тамашачыларга онытылмаслык кичерешләр телим!

Шәһәрнең физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Егор Сорокин Бөек Ватан сугышы вакытында Ватан өчен спортчылар да, тренерлар да, физкультурачылар да көрәшкәнлеген билгеләп үтте.

Елена Киселева, «Молодежная газета» баш мөхәррире 1948 елда башланган ярыш тарихын искә төшерде:

 -Эстафетада катнашкан меңләгән уфалылар үзләренең спорт җиңүләрен илебезне азат итүче яугирларга, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә багышлады. Эстафета бүген дә төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә, биредә 1500дән артык кеше ярыша. Барлык спортчыларга да күтәренке кәеф һәм яңа җиңүләр телим! Аларны Русия өчен гомерләрен биргән кешеләргә багышлагыз!

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: