Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
7 Май 2022, 11:35

«Герой йолдызы» премьерасы –сәхнәдә

Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында узды ул.

«Герой йолдызы» премьерасы –сәхнәдә
«Герой йолдызы» премьерасы –сәхнәдә

М. Кәрим исемендәге БР Милли яшьләр театрында Фәрит Әхмәдиев пьесасы буенча Ольга Мусина белән берлектә «Герой йолдызы» спектакленең премьерасы уңышлы узды. Легендар очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланды ул.

Премьера өстендә креатив команда эшләде: режиссер-куючы – Башкортстан Республикасының  халык артисты Ольга Мусина, рәссам-куючы – БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Юлия Гыйләҗева, видеоконтент авторы – Эльвира Тувалева.

Пьесаның нигезенә Муса Гәрәевның биографиясеннән фактлар салынган. Сугыш чорының барлык кыенлыклары аша узгач, ул бик күп бүләкләргә тәкъдим ителгән һәм бер генә яраланмаган. 22 яшендә Муса Гайсин улы ике тапкыр Советлар Союзы герое була һәм эскадрилья командиры исемендә сугышны тәмамлый. Башкортстан Республикасы Милли яшьләр театры репертуарында легендар штурмовикка багышланган спектакль барлыкка килде.

Рольләрне БРның атказанган артистлары Салават Нурисламов, Светлана Бронникова, Ренат Фәтхиев, театр артистлары Ильяс Хәсәншин, Заһир Яруллин, Юлия Абрарова, Әсхәт Нәкиев, Әбҗәлил Үтәбаев, Илнур Ганиев, Эвелина Завричко, Владислав Нурисламов һәм Мельсик Петросян башкара.

Спектакльнең премьерасында Башкортостан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, Муса Гәрәевның кече улы Евгений  гаиләсе белән, шулай ук Муса Гайса улының якташлары, Илеш районы вәкилләре катнашты.

Икенче премьера көне 7 майда узачак. Пьеса 18.00 сәгатьтә башлана.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: