Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
7 Май 2022, 03:09

Бу җырны меңләгән кеше башкарачак

Сүз "Шәйморатов генерал" турында. 

uchaly-ikm.ru
Фото:uchaly-ikm.ru

Легендар генерал Миңлегали Шәйморатовның исеме халык белән аерылгысыз бәйләнгән.
«Шәйморатов генерал» җыры да (Кадыйр Даян сүзләре, Заһир Исмәгыйлев көе) күптән халык җырына әверелде. Аны Башкортстанда гына түгел, илебезнең төрле төбәкләрендә җырлыйлар. Быел әлеге җыр язылганга 80 ел тула.

Халык иҗаты республика үзәге «Хәтер җире» республика марафоны кысаларында узачак «Шәйморатов генерал» киңкүләмле патриотик акциясендә катнашырга чакыра.

9 майда республиканың төрле почмакларыннан катнашучылар берьюлы «Шәйморатов генерал» җырын башкарачак.  

Акция республиканың барлык мәдәни-ял итү учреждениеләрендә узачак, анда теләге булган һәркем катнаша ала.

Акция көндезге 12 сәгатьтә башлана. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: