9 май - Җиңү көне
6 Май 2022, 03:03

Муса Гәрәевның 100 еллыгына арнала

Герой якташыбыз истәлегенә бокс буенча спорт бәйгесе уздырыла.

Муса Гәрәевның 100 еллыгына арналаМуса Гәрәевның 100 еллыгына арнала
Муса Гәрәевның 100 еллыгына арнала

Регионара ярышлар Уфадагы Рима Баталова спорт үзәгендә башланды. 17-18 яшьтәге 90 малай һәм кыз ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев тууның 100 еллыгына багышланган турнир медальләре өчен көрәшәчәк.

Алты төбәк вәкилләре Башкортстан башкаласына 6 төбәк спортчылары җыелды: Әстерхан, Курган, Самара, Ульяновск һәм Челябинск өлкәләре, Башкортстан Республикасы. Республикабыз исеменнән Уфа, Бәләбәй, Баймак, Белорецк, Бөре, Мәләвез, Чишмә, Мраково, Октябрьский, Салават, Стәрлетамак, Туймазы шәһәрләре спортчылары көч сынашачак. Ярымфинал һәм финал бәйгеләре 7 һәм 8 майга планлаштырылган.

Героебыз турнирында якташлар сынатмас дигән ышаныч белән уңышлар теләп калабыз.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас