Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
6 Май 2022, 22:36

Җиңүчеләрне онытырга хакыбыз юк

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләргә әзерләнәбез.

Җиңүчеләрне онытырга хакыбыз юк
Җиңүчеләрне онытырга хакыбыз юк

Бу изге көнне бәйрәм иткәндә һәркемнең күңелен шатлык белән бергә моңсулык та били торгандыр.Туган илебез азатлыгы өчен җанын-тәнен аямаган бик күп яугирләребез бу көнне күрә алмаган бит. Бөек Җиңү хакына күпме яшь гомерләр өзелгән, күпме балалар ятим калган. Фронттан туган якларга әйләнеп кайту бәхете насыйп булган ветераннарыбызның да сафлары көннән-көн сирәгәя. Аларның хатирәләрен, биографияләрен мөмкин кадәр тулырак рәвештә язып алып, киләчәк буыннарга җиткерү – безнең изге бурычыбыз. Бөек Ватан сугышы башлангач, Бүздәк районының  Кәпәй-Кобау авылыннан да мыеклары чыгып өлгермәгән егетләр дә, сабыйлары булган яшь әтиләр дә, инде оныклары булган өлкән яшьтәге абзыйлар да илебезне саклаучылар сафына басканнар. Кәпәй-Кобау авыл советыннан яуга 350 кеше китә, 113 фронтовик кына әйләнеп кайта.

Безнең солдатларыбыз кылган каһарманлыклар, батырлыкларны сөйләп кенә бетерерлек түгел. Киләчәк буыннар аларның истәлеген кадерләп сакласын, Бөек Җиңүебезне каралтырга беркайчан да юл куймасын иде. Безнең Кәпәй-Кобау авылында аларның истәлеген кадерләп саклый беләләр дип ышаныч белән әйтә алам. Без мәктәптә укыган елларда һәм соңрак та әле авылыбызның иң калку урынында урнашкан обелиск янына ветераннарыбыз белән менеп чәчәкләр сала торган идек. Ветераннарыбыз олыгая барган саен, алар өчен менү авырлашты дип, авылыбыз уртасына яңа обелиск-монумент төзеп урнаштырылды. Ул һәрчак караулы, чәчәкләргә күмелеп утыра. Бу кайтканымда да, обелиск янында кешеләр кайнашканын  күреп, шунда ашыктым.

Авылыбызның активист ирекмәннәре Әлфия Шиһапова, Зилә Латыйпова, Зөлфия Усманова, Светлана Хәбибуллина, Альбина Климчик, Ринат Латыйпов, Раушания Муфтахова, Зифа Муфтахова обелискны Җиңү бәйрәменә әзерлиләр иде. Алдагы көнне алар әйләнә тирәне, чәчәк клумбаларын тазартканнар, бүген исә коймаларны буяу белән мәшгульләр иде.

Әлфия Шиһапова белән сөйләшеп алдык.

–       Мондый эшләрдә без һәрчак катнашырга  тырышабыз. Шунсыз мөмкин дә түгел. Монда яудан кайта алмаган авылдашларыбызның исемнәре уелып язылган бит. Бу каһәрле сугышта кемен дә булса югалтмаган гаиләләр безнең авылда бик сирәк. Бүген чистарту эшләрендә катнашучылар да аларның оныклары бит. Шуңа күрә дә Җиңү бәйрәменә әзерлек эшләрендә бик теләп катнашабыз.  Менә син дә бераз хезмәт салырга өлгердең әле,– диде Әлфия апа. Шундый авылдашлар булганда обелиск та һәрчак каралган булыр, яугирләребезнең исемнәре һәм батырлыклары да мәңге онытылмас дип куанып киттем алар яныннан. Онытырга хакыбыз да юк!

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: