9 май - Җиңү көне
5 Май 2022, 09:55

“Бәйрәмне көтеп алам, дулкынланам...”

Бөек Җиңү көне алдыннан без Уфада яшәүче 96 яшьлек сугыш ветераны Шәмшәриф абый Хәмидуллинны олуг бәйрәм белән котладык.

“Бәйрәмне көтеп алам, дулкынланам...”“Бәйрәмне көтеп алам, дулкынланам...”
“Бәйрәмне көтеп алам, дулкынланам...”

Күңелләрне шатлыклы хис-тойгылар катыш моңсулык дулкыннарына чорнаучы, халкыбыз өчен иң олуг, иң мәртәбәле, бәясен бернинди сүзләр белән дә аңлатып бетерә алмаслык зур бәйрәм – Бөек Җиңү бәйрәмен каршыларга әзерләнәбез! Ел саен 9 май якынлаша башласа,  ниндидер эчке бер дулкынлану һәм сагыну белән сугыш яланнарында ятып калган газиз кешеләребезне искә алабыз, алар турындагы кадерле истәлекләрне хәтерләребездә ничек тә озаграк сакларга тырышабыз. Һәм ничәнче тапкырлар безгә шушы Бөек Җиңүне алып кайткан, инде бүген арабызда бик аз калып барган Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында баш иябез!

      Тумышы белән Илеш районының Югары Череккүл авылыннан булган, бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яшәүче 96 яшьлек Шәмшәриф Хәдимулла улы Хәмидуллин – шундый хөрмәтле ветераннарның берсе. Бөек Җиңү алдыннан без, “Өмет”челәр, Шәмшәриф Хәдимулла улы белән очрашып, хәл-әхвәлләрен белешеп, якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап кайттык.

      Гаҗәеп теремек, аек акыллы, саф зиһенле, яшьләр дә көнләшерлек хәтергә ия ветеран бүгенге тормышыннан, көнкүрешеннән бик канәгать булуы турында әйтте.

  • Шәмшәриф абый, Бөек Җиңү бәйрәмен нинди хис-тойгылар белән каршы аласыз?
  • Бәйрәмне көтеп алам, дулкынланам. Кызганычка каршы, без, ветераннар, елдан-ел кими барабыз. Икенче яктан, хәзер бәйрәмнәрне матурырак, күңеллерәк үткәрәләр, шунысына сөенәм. Элегрәк һәр Җиңү көнендә урамнарга, мәйданнарга чыгарга тырыша идем, хәзер бик булмый инде. Сугыш елларын, үткән яу яланнарын еш искә алам.  Барысы да күз алдыннан үтә. Әйбәте дә, начары да.  Иң мөһиме – ничек кенә булса да, Җиңүне якынайтырга тырыштык.  Җиңү турында хәбәр килеп ирешкәндә без японнарга якын гына идек.  Тигез урында окоп казыйбыз.  Алар да казый, без дә.  Бер-ике чакрым тирәсе булгандыр ике арада.  Сугыш бетү, җиңү турында ишеткәч, шулкадәр шатланышып, кычкырыша башладык, моны күреп, японнар безне аларга каршы һөҗүмгә киләләр икән дип, әзерләнә башладылар...
  • Сугыштан соң туган якка, туган авылга кайткан көнегез исегездәме, Шәмшәриф абый?
  • Бик исемдә! Әткәй белән әнкәй дә, ике туганым да йортталар иде. Җиде ел буе хезмәт итеп кайткач, ышанасызмы, алар мине танымадылар. Мин башта аларның уллары яныннан кайткан яудаш иптәше буларак сөйләштем. Ләкин берникадәр сөйләшеп утыра торгач, сеңлем мине танып алды да: “Абый бит бу!” дип кочаклап алмасынмы!  Аннары әнкәй дә, әткәй дә: “И-и-и, балакаем!” дип шатлыкларыннан  нишләргә белми тордылар. Мәңге онытылмаслык минутлар... Бу 1950нче елның 11 декабре иде. 1943 елның ноябрендә фронтка алдылар.  Шулай итеп, җиде елны тутырып, сержант званиесендә туган якларга әйләнеп кайту бәхете тиде.
  • Бүгенге тормыштан, бүгенге яшәештән канәгатьме, Шәмшәриф абый?
  • Аллага шөкер, бик канәгать! Кадерле кешеләремнең, менә дигән үрнәкле гаиләсе булган улым Радикның янымда булуы – зур шатлык. Оныклар, туруннар килсә, өй тагын да ямьләнеп китә. Илләр - тыныч, өстәлләрдә -  ризык, балалар, оныклар сау-сәламәт булса – ветеран өчен шуннан да зуррак шатлыкның булы мөмкинме?

    Сугыш елларында кыю сугышчы орден-медальләр белән бүләкләнгән, СССР кораллы көчләре Баш коммандующие И.В.Сталинның рәхмәт хатына лаек булган.

      Хәрби хезмәтен төгәлләп, туган якларына кайткан Шәмшәриф Хәмидуллин  хезмәт юлын 1951 елда Югары Яркәй май заводында бухгалтер булып башлый. 1952 елның февраленнән Илеш райвоенкоматында исәп секторы мөдире булып эшли.  Арытаба күп еллар Дүртөйле районы халык контроле комитетын җитәкли. Райондашларының, авылдашларының тирән ихтирамын яулый.

     Туган иленә, туган халкына тугры булып, яу яланнарыннан Бөек Җиңү алып кайткан кадерле ветеран Шәмшәриф Хәдимулла улы Хәмидуллинга Ходай насыйп иткән гомернең соңгы мизгелләренә кадәр җан тынычлыгы, тән тазалыгы белән бәхетле яшәвен телибез.

                           Руфина Таҗиева.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас