

4 майда Әлшәй районы “Хәтер туфрагы” республика марафонына кушылды. Ул Русия герое – Генерал Шәйморатовның булачак һәйкәле нигезенә җир тутырылган гильзаны салуга багышлана.
“Бу масштаблы акция юкка гына Башкортстанда старт алмады. Нәкъ шушы көннәрдә 1945 елның 25 апреленнән алып 8 маена кадәр Берлин операциясе барган. Анда данлыклы 112нче башкорт кавалерия дивизиясе катнашкан”, – дип сәламләде марафонда катнашучыларны Республика халык иҗаты үзәге директоры Артур Әлибаков.
Тантаналы митингта Әлшәй, Ярмәкәй, Благовар, Бишбүләк, Дәүләкән, Миякә, Стәрлебаш, Чишмә, Бүздәк, Бәләбәй районнары вәкилләре катнашты.
Гильзага изге җирне салуда төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә булган хәрбиләр катнашты.
Иртәгә, 5 майда, марафон Туймазы шәһәрендә дәвам итәчәк.