

Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлеге Бөек Ватан сугышы ветераннарына ел саен бирелә торган 10 мең сум күләмендәге түләүләрне тәмамлады.
“Русия Президенты Указы нигезендә, апрель аенда Җиңү көненә Бөек Ватан сугышында катнашучы 290 ветеран һәм 101 инвалид акчалата түләү алды. Акчалар пенсия белән бергә бирелде", - дип хәбәр итте Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлек җитәкчесе Фоат Хантимеров һәм җиңү түләвен алу өчен гариза язу кирәкмәвен ассызыклады.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына, “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнгәннәргә, хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең яңа никахка кермәгән тол хатыннарына бер үк вакытта ике пенсия алу хокукы бирелде: картлык һәм инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе. Башкортстанда ике пенсия алучылар саны – 784 кеше. Түләүләрнең уртача күләме 37,5 мең сум тәшкил итә.