

Уфада “Үлемсез полк” маршы һәм 9 майдагы Җиңү көнендәге башка бәйрәм чаралары вакытында халык хәвефсезлеген 4 меңнән артык полицейский тәэмин итәчәк.
Бу хакта Республика белән идарә итү үзәгендә Радий Хәбиров үткәргән оператив штаб утырышыннан соң хөкүмәт премьер-министры Ирек Сәгыйтов сөйләде.
“Без шәһәрнең иҗтимагый хәвефсезлеге үзәге белгечләрен, шәхси сак предприятиеләрен һәм волонтерларны да җәлеп итәчәкбез. Илдәге сәяси хәлләрне исәпкә алып, экстремистлар тарафыннан провокацияләрне булдырмау максатында һәйкәлләрне һәм җирләү урыннарын сагына аеруча игътибар биреләчәк”, – диде Ирек Сәгыйтов.
“Үлемсез полк” маршы вакытында властьлар контроль-пропуск пунктлары куелып чыгачагын да әйтте.
“Һәр муниципаль берәмлектә кисә, кадый торган предметлар, эчемлекләр һәм башка шикле әйберләр мотлак рәвештә тартып алыначак. Хәвефсезлек чаралары – Радий Хәбировның шәхси контролендә”, – дип өстәде Ирек Сәгыйтов.
Исегезгә төшерәбез, Уфада узачак “Үлемсез полк” маршында 150 меңгә якын кешенең катнашуы көтелә.
Чыганак: bashinform.ru