9 май - Җиңү көне
25 апрель 2022, 11:54

Бәйрәм концертында Русия йолдызлары катнашачак

Чара 19.00 башлана һәм 22.00 бәйрәм фейерверкы белән тәмамлана.

Бәйрәм концертында Русия йолдызлары катнашачакБәйрәм концертында Русия йолдызлары катнашачак
Бәйрәм концертында Русия йолдызлары катнашачак

Бөек Җиңү көнендә ачык һавада үтәчәк бәйрәм концертында Русиянең халык артисты Николай Басков һәм РСФСРның халык артисты Лев Лещенко да чыгыш ясаячак.

9 Май көнне бәйрәм чараларын йомгаклаучы концерт “Торатау” конгресс-холл амфитеатры мәйданында үтәчәк. Анда башкорт эстрадасының иҗади коллективлары һәм йолдызлары чыгыш ясаячак. Чара 19.00 башлана һәм 22.00 бәйрәм фейерверкы белән тәмамлана.

Бәйрәмгә ветераннар, локаль һәм хәрби конфликтларда катнашучылар, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм чакырулы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас