

Илебезгә Җиңү яулаган сугыш ветераннарының саны елдан-елдан кими – Уфада хәзерге вакытта 3067 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның 98е – инвалид, 38е – концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннары, 43е – камалышта калган Ленинградта яшәүчеләр, 2855е – тыл хезмәтчәннәре һәм 675е – сугышта катнашучыларның тол хатыннары.
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүне оештыру буенча киңәшмә үткәрде һәм “бу эшләр барысы да югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш” дип ассызыклады. “Җиңү көне һәркем өчен истә калырлык зур бәйрәм булырга тиеш. Шуңа күрә гадәти булмаган яңа идеяләр, яңа чаралар кирәк", - диде ул.
Уфада дистәләгән хәрби-патриотик, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү планлаштырыла, аларда табиблар һәм полиция хезмәткәрләре кизү торачак, җәмәгать туклануы оештырылачак. Җәмәгать транспортының эше озайтылачак.
"Фронтовиклар һәрвакыт кайгыртучанлык һәм игътибар белән уратып алынган булырга тиеш. Бәйрәмдә сәламәтлеге буенча катнаша алмаган ветераннар өчен парадланы ишек алларында үткәрергә кирәк", - диде Ратмир Мәүлиев.