Барлык яңалыклар
2 июль 2024, 15:44

80 кешене эвакуацияләгәннәр

   Стәрлетамак шәһәренең Артем урамындагы 150нче санлы йортта газ-һава катнашмасы шартлаган иде. Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгынчылары шартлауны 9 катлы йортның икенче катында булган дип белдерде.

   Шартлау нәтиҗәсендә 7 кеше каза күргән, шуларның икесе – балалар. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.

   Янгынчылар һәм коткаручылар ярдәмендә бу йортта яшәүче 80 кеше эвакуацияләнгән. Әлеге вакытта шартлауга китергән сәбәпләр ачыклана.

   Стәрлетамак башлыгы Рөстәм Газизов белдерүенчә, шәһәрнең ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре тиз вакыт эчендә каза булган урынга килгән, хәлләр контрольдә тотыла.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: