Төнге 3 сәгать 15 минут. 1941 елның 22 нче июне. Җылы җәйнең иң татлы вакыты.
Яңа Алтыбай авылына кайтарылган беренче тракторны йөгәнләгән Хәким һәм Бустанай авылы кызы Тәслимә колхоз эшеннән арып соң гына кайттылар да, җиңелчә тамак ялгап йокыга талдылар. Кырларында бишектә беренче уллары Фидәрит тыныч кына мышнап ята. Бу дәһшәтле Бөек Ватан сугышының башланган вакыты. Хәзергә аның күпмегә сузылачагын, күпме кешенең гомерен өзәчәген, язмышларын үзгәртеп, балалык, яшьлек елларын урлап, күпме газап, ачлык, югалтулар китерәчәген беркем дә белми иде әле. Сугышның беренче көннәреннән үк Мөниров Ваһапның 1911 елгы улы Карамны, 1914 елгы Хәкимне фронтка җибәрәләр. Кызганычка каршы, Карамның өч баласы: Мөхәрәм, Җәмилә, Фәндәтне ятим итеп, 1942 елда “ЛБ, НКВД, СЗФ гади солдат, җирләнгән урыны: Ленинград өлкәсе, Демяниский районы, Игожево авылы”, - дип хәбәр килә һәм Ваһапның өченче улы – 1925 елгы Мансур да сугышка чакырыла. Хәким башта җәяүле гаскәрләр сафында үз йөрешле сугыш машиналарын йөртү курсында хәрби хәзерлек итеп, чылбырлы һәм тәгәрмәчле техника белән тәэмин ителгән полкта танк йөртүче булып Көнбатыш һәм Украина фронтының иң көчергәнешле юнәлешләрендә хәрби бурычын үти. Аның танкы берничә тапкыр дошман утына эләгә. Снарядлар шартлый, пулялар сызгыра, агачлар ава, җир кисәкләре, егылган агач ботаклары, ярчыклары төрле якка оча. Тирә-юньдә кан, яралылар, үлгәннәр...
Ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз карашырга туры килә. Гади авыл егете көчле алышларда яралана, контузия ала.
Авылда калган Тәслимә, мин нарасыемны үстерергә тиешмен, Ходай насыйп итсә, яратканым Хәким дә яудан кайтыр дигән уйлары, үҗәтлеге белән яшәү өчен көрәшә. Бөек Җиңүне якынайту өчен тылдагылар да көнне-төнгә ялгап хезмәт сала. 1941-44 елларда эшчеләр тарафыннан 362 вагон кием-салым, кирәк-ярак җибәрелә. Шул исәптән 83 мең пар пима, 21 мең кыска тун, 29 меңнән артык мамыктан сырылган фуфайка һәм чалбар, 35 мең колакчын бүрек, 17 меңнән артык эчке кием, 100 мең пар йон оекбаш. Шул йон оекбашлар арасында Тәслимәсе бәйләгәне дә бар, әлбәттә. Үз юлында дошманнан азат иткән шәһәр-авыллар өчен ачысын да, төчесен дә татыган күп санлы медальләр иясе, Җиңү көнен танк взводы старшинасы дәрәҗәсендә каршылап, илне аякка бастыруда тагы ике ел хәрби хезмәттә булып, туган туфрыгына 1947 елда гына кайту бәхетенә ирешә. Бишектә калган сабый мәктәпкә җыена, кәләше гаилә хәстәрлекләренә чумган.
Кара икмәкне маңгай тире аша тапкан, бар эшне дә намус кушканча дөрес һәм чын күңелдән эшләп яшәргә өйрәнгән хезмәт кешесе Хәким колхоз кырларында җиң сызганып эшли башлый. Ул вакытта авыл хуҗалыкларының үз һөнәрен биш бармактай белгән механизаторларга кытлык кичерүе сер түгел. Көзен туңга сөрүдә, язын чәчү кампаниясендә катнашып үз тракторын арап, җанлы әйбер сыман тәрбияләп эшләтә. Аның “корыч аты” колхоз кырларында меңләгән гектар мәйданнарны аркылы-буй ничә тапкыр урап чыкты икән?!
Ышанычлы гаилә башлыгының дәвамчылары тагы 2 малай, 4 кыз дөньяга килә. Мин, 1949 елда туган кызы, 3 кенә йортлы тыкрык урамыннан басуга чыгар урындагы капканы бик кадерләп, сагынып күңел түрендә саклыйм. Элек, гадәттә, ашлык басуларын мал, кош-корт кереп таптамасын өчен, авыл киртәләп алына һәм басуга яки болынга чыгар урында капкалар куела иде. Әле дә менә капка ачылып китәр дә каенлык ягыннан бер төркем арбалы атлар килеп чыгар кебек. Әтинең тракторы, комбайн тагып, басуда урак ура төсле. Менә без сеңелем белән, беребезгә 4 яшь, икенчебезгә 2 яшь, әтигә төшке аш илтәбез. Яңа чапкан камыл аякларны авырттыруына игътибар итмибез, яшел зур эмаль чәйнектә каты итеп ясалган сөтле чәй, төенчектә бәрәңге измәсе, 2 йомырка һәм икмәк. Әти безне, күреп калып, эштән туктап каршы алды. “Минем үскәннәрем, эшкә яраганнар бит алар”, – дип икебезне ике тезенә утыртып безгә йомыркасын, измәсен ашатып, чәй эчереп аркабыздан сөеп, мактап кайтарып җибәргәне бүгенгедәй күз алдымда.
Вөҗданы пакь, йөзе ак, балаларга карата нечкә күңелле, хәстәрлекле, җылы сүз белән иркәләп, кирәк вакытта катгый булып, тәрбия сабаклары биреп үстергән әти кешенең балалары да кече яшьтән техника яратып, һәр эшне төпле уйлап, эшләрен җиренә җиткереп башкарырга өйрәнеп үстеләр. Олы уллары Фидәрит ерак төньяктагы Норильск шәһәренең “Октябрьский” руднигында забойчылар бригадиры булып “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены белән бүләкләнде. Хәкимнең кече улы Ильяс, дипломлы белгеч, КамАЗдвигательләр заводының транспорт цехында җитәкче булып эшләп, хаклы ялда. 2019 елда кат-кат уйлап, хәләл көче белән тапкан, туплаган кеременнән Яңа Алтыбай зиратында зур корылмалар төзергә карар итте. Югары сыйфатлы материаллар туплап, һәрбер детален уйлап, гасырларга җитәрлек ныклык белән 200 метрдан артык тимер коймалар, шул коймаларның берсенең уртасында Бөек Ватан сугышына, шушы авылдан китеп кире кайту бәхетенә ирешеп, монда җирләнгән ата-бабаларның исем-шәрифләре, кем уллары икәне тулысынча язылган тактаташ урнаштырылды.
Язмышына зарланмый, төшенкелеккә бирелмичә, елар чагында елмаеп, изге күңелле кешеләргә ярдәмчел булып, безне дә шулай яшәргә өйрәткән, тирә-якка оста тимерче буларак та дан тоткан, Ходай сабырлыкны да, эшкә сәләтлелекне дә мул биргәненә куанып, бер эштән дә авырсынып тормый, көнне-төнгә ялгап эшләгән әтиебез юк инде. Шушы ямьле, караулы нигезебезнең котын-бәрәкәтен, җылысын саклап Хәким улы Әлфис хәләле Мәсүрә белән бер җан, бер тән булып, шатлык-куанычларны бүлешеп тату гомер кичерәләр.
“Чокыр җиргә су җыела”, диләр. Без шушы нигездә, диварда үскәнгәдер инде күңелебез гел шул якка тарта, балалар да, хәтта оныклар авылга булса “өйгә” кайтабыз дип атлыгып торалар. Һәрберебез әти нигезенә тыныч мохитне таңсыклап, шатланып, очып, сагынып кайтабыз. Әлфис туганыбызның гаиләсе безне әти-әни бар чактагы кебек сөенеп каршылыйлар. Һәр адымын кан белән юып, үлем аша атлаган яугир Хәкимнең балалары һәм оныклары изгелекле, тәүфыйклы, кайда яшәсәләр дә Яңа Алтыбай балалары булып калырга, кече ватаным бар, илем-дәүләтем, туган телем бар дип, кеше булып кына түгел, кешелекле булып та яшәргә тырышалар.
Әнүзә Мөнирова.
Борай районы.
Фото:poetryclub.com.ua