Авыл мәшәкате кичен көтү кайтудан башланадыр, мөгаен.
Көтү кайтып, урам бушап, тынып калды. Авыл арыган иде. Август көннәре кыскара барса да, эш мәшәкате кимеми. Озын кышка да әллә ни ерак калмый, абзар-кураны кышка әзерләп бетәргә, ягулыгың, мал азыгың җитәрлек тупланырга, бәрәңгең дә базга салынырга тиеш.
Кием-салымыңны ямаштырырга, иске пималарыңны төпләргә кирәк. Иң шомландырганы икмәк мәсьәләсе. Ярый да хезмәт көненә килограмм чамасы эләксә. Юк, ул кадәр тимәстер. Чөнки ындыр табагында җилгәртелгән игеннең һәр бөртеге дигәндәй элеваторга җибәрелеп тора.
Вәлидиян гомерендә тәүге тапкыр шунда юлланачак. Ялгызы түгел, әлбәттә. Алар өч олау белән барачаклар. Агыйделне дә, аны буйлап йөзгән ак пароходны да күрәчәк. Ул шундый хыяллар белән умач ашын тәмләп ашап бетте дә, агач кашыгын ялап куйды һәм ихатага чыкты. Актүш исән булса аңа да умачтан өлеш чыгар иде. Акыллы эт юк инде. Үз үлеме белән үлмәде, аны февраль төнендә күтәрмә төбендә ач бүреләр богазлады.
Эш атлары өчен бигрәк авыр чор. Игенне урып-җыюның иң кызган мәле. Көн азагына мәхлүкларның аяклары калтырый башлый.
Күл ягыннан бөркелеп дымлы һавага кушылып тәмле, хуш исле иген, салам исе килә. Шулай ләззәтләнеп утырганда күтәрмәгә әнисе чыкты.
Сызылып таң атканда алар күптән юлда иде инде.
Өч бричкадан торган олауга капчыклар белән бодай төяп Бөре элеваторына юл тоттылар.
Ат ат инде, машина түгел, машина булса кимендә тонна ярым салып, ә дигәнче урап та кайтырлар иде. Ат белән ике тәүлек юл.
Юллары уңды, чират зур түгел иде. Вәлидиан өчен Агыйделдә йөзгән ак пароход кына булмады. Шулай да бер буксирның баржа сөйрәп барганын күрде. Ничава, икенче килгәндә күрермен әле, дип күңелен юатып куйды. Күңелләре барыбер күтәренке иде, чөнки Богдан авылында үскән бодайны якташлары, абыйлары, әтиләре өчен тәмле икмәк белән тамак туйдырып дошманны җиңеп кайтыр өчен тапшырдылар...
17 яшьлек Вәлидиан сабыйларча шатланып кайтып кергәч тә әнисен кочаклап: “Үзебез үстергән игенне фронт өчен, Җиңү өчен озаттык бит”, - диде. Тамагы тук солдат көчле була, шуңа Җиңү безнең якта түгелме? Ни өчендер бу шатлык әнисенең йөзенә шатлык булып чыкмады.
Бу йортта кайгы-хәсрәт үтмәгән икән әле...Гаилә сугышта ике ир-егетне югалтты. Миңлегарифләре 1944 елда Курск дугасы бәрелешендә хәбәрсез югалды. Муллаҗан 1943 елның 22 сентябрендә һәлак булды. Смоленск өлкәсе, Вилибский районы, Дрозда авылында җирләнгән.
Мөхәммәтҗан 1941 елда хезмәткә китеп, 1947 елда беренче группа инвалид булып әйләнеп кайтты.
Төпчекләре Вәлидиан Исмәгыйль улы 1926 елның 15 сентябрендә Балтач районының Богданова авылында туа. Дәһшәтле сугышка 17 яшендә озаталар. Көнбатыш фронтына эләгә, яшьтәшләре Көнчыгышка, япун самурайларына каршы көрәшкә озатыла.
Вәлидиан Польшаны азат иткәндә катнаша. Шунсы кызганыч: Рейхстагка кул тамгасын калдыра алмый.
Армия сафына алынгач та аны Чкалов шәһәренә (әлеге Оренбург) әзерлек курсына озаталар. Радио-элемтә полкында курслар үтә. Аннан 424 нче укчылар полкында, өченче Белорус фронтының бер частендә радист-элемтәче хезмәтен башлый.
Польша җирләрен Гдыня, Гдонскны азат итәләр. Бу бәрелешләрдә Вәлидиан чын фашист йөзен күрә, аларга көчле нәфрәт уяна.
Бу сугышлардан соң өченче Белоруссия фронты Варшавадан төньяк-көнчыгышка һөҗүмгә күчә. Фашистлар мәңгелеккә дөнья көтәргә, яшәп калырга уйлаптыр ахры Балтыйк буендагы шәһәр, район үзәге, хуторларны бер метр ярым киңлегендә бетон стеналар белән уратканнар.
Млава шәһәрен азат иткәндә шундый каршылыкка тап булдылар. Һава торышы бигрәк начар иде, баткак, карлы яңгыр, чокыр-чакырлары да каршылады.
Әмма совет гаскәрләрен туктатырлык көч юк иде инде. Бәрелешнең уңышлы булуында Вәлидианның да өлеше зур булды. Аның дөрес юнәлеш бирүе нәтиҗәсендә артеллиристлар, танклар, пехота дошманга тын алырга мөмкинлек бирмәде.
Аны моның өчен “Батырлык” медале белән бүләклиләр. Шулай итеп, дошман корылмасы күккә очырыла. Польша чиген калдырып, Скандинавия илләрен азат итү башлана.
9 майда 75 мең кешедән торган фашист солдатлары, 12 генерал Висла елгасы тамагында тар-мар ителәләр.
Бронхольм гарнизонында ул үзенең икенче дәрәҗәдәге “Бөек Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Фашист тылына үтеп, барлык күргәннәрен тиз арада команда пунктына җибәреп тора. Ара ерак булмагач фашистларның йөзен күреп тора. Аларның ваемсыз кыланулары Вәлидианның ачуын кабарта. Берни булмагандай термосларыннан чәй эчәләр, берсе көчәнә-көчәнә авыз гармоныннан көй чыгарырга маташа...
Позывное белән: “Иптәш командир, “кара каргалар” дөньяларын онытып ял итәләр, әгәр “костер” ягып җибәрсәгез, вакытлы булыр иде. Уң якта өч ДЗОТ, ике пулемет, бер гаубица. Сул якта ике ДЗОТ, ике пулемет. Безнең якка 15 танк караган, дүрт “Пантера”.
Шушы сүзләрдән соң дөньяның асты-өскә килә. Җир селкенә, төтен, ут, немецларның сүгенгән тавышлары гына ишетелә. Бу җир тәмугъка әйләнә...
Бер яктан немецлар атса, икенче яктан безнекеләр ата, ә алар уртасында Вәлидиан ята...
Тузан басыла, яу тына. Вәлидиан юк. Полк белән эзләргә чыгалар. Бер балчык өемен арчалап, чокып тазарткач Вәлидианны табалар. Ул аңын югалтып ята. Авызында элемтә чыбыгы, икенче очын кулына кысып тоткан, күкрәгеннән кан сарка...
Тиз арада Польша җирендәге хәрби госпитальгә озаталар. “Аяк-куллары исән, озакламый сафка басар”, - диләр докторлар. Контузия генә алган, әмма ансы үтәр...
Бер көнне шәфкать туташы аңа хат китереп тоттыра. Полк командиры Жонин кулы белән язылган хатта: “Без дошманны көнбатышка куып китәбез. Тизрәк терел, син безгә бик кирәк”, - дип язылган була анда.
Вәлидиан бу хатны ничә тапкыр укып чыккандыр. Сугышта иптәшләрдән дә якынрак кешеләр юк. Соңгы кисәгеңне бүлешеп кабу, бер төрелгән тәмәкене кулдан-кулга биреп тарту, бер-береңә сыенышып яту...Уйлар да, шатлык, кайгылар да уртак.
Батыр солдат туган ягына 1948 елда 2 группа инвалид булып кайтып җитә. Ярты тазалыгын сугышта югалтып кайткан егеткә җиңел булмады, сугыш яраларыннан әрнеп, сызланып, госпитальл һәрдә ятты. Анасы Мәгәшия җиңгигә дә ансат булмады, ярый әле чабата үрә белә иде, госпитальгә улы янына барып кайтканчы биш пар чабата туза...Дүрт улының икесе сугышта ятып калды, берсе Уфада яши, өйдә төпчеге – Вәлидиан гына калды бит...
Анасының догалары ярдәм иттеме, үзе көчле рухлы булдымы, Вәлидиан җиңеп чыкты. Халкы, якташлары, туганнары каршында гарип калмас өчен бар көчен салды солдат.
(Дәвамы бар).
Фәрит Гыйләҗев. Подымалово авылы.
Фото:kms.en.cx