Барлык яңалыклар
6 Май 2020, 12:35

Уфага кергәндә яктылык композициясе барлыкка килде

Ул Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Уфага аэропорт ягыннан керү юлында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган яңа яктылык композициясе барлыкка килде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Конструкция җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе һәм «Мәктәп» тукталышы арасындагы участокта урнаштырылган.
Йолдызның биеклеге - алты метр, бөтен конструкциянең озынлыгы – тугыз метрга якын.
Әйтергә кирәк, яңа композиция «Уфа» хәрефләр комплексын тулыландырды, аның дизайны да яңартылды. Композиция 21:30дан 05:10 сәгатькә кадәр яктырта.
Читайте нас: