Барлык яңалыклар
5 Май 2020, 11:34

Ветераннарыбызга бәйрәм җыелмалары

7 майдан Башкортстан ветераннарына, бәйрәм уңаеннан, азык-төлек җыелмалары бирелә башлый.

7 майдан Башкортстан ветераннарына, бәйрәм уңаеннан, азык-төлек җыелмалары бирелә башлый. Алар республиканың 62 муниципалитетында яшәүче 932 Бөек Ватан сугышы ветеранына тапшырылачак. Аларны тарату волонтерларга йөкләнде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров җыелмаларның составы белән шәхсән танышып чыкты. 3,5 мең сумлык бүләк җыелмасына төрле җиләк-җимеш, консервалар, ит һәм балык продуктлары, тәм-томнар, шул исәптән республика җитештерүчеләре продуктлары: сыер ите, сыр һәм бал керә.
"Комплектларга бик игътибарлы булу буенча минем үтенечем бар. Волонтерларга барлык продуктларны җентекләп тикшерергә рөхсәт итегез. Чөнки җыелмаларда җиләк-җимеш тә бар. Алар яхшы сыйфатлы булырга тиеш. Бәйрәм кәефе бозылса, бик оят булыр”, - диде төбәк башлыгы.
Читайте нас: