"9 майда күптән көтеп алынган вакыйга булачак.
Мәскәүдән безгә мәңгелеккә саклауга Русия Герое, легендар генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка бирелгән Алтын йолдызны кайтарачаклар. Без Йолдызны кайтарган очкычны аэрпортта каршы алачакбыз. Тантаналы рәвештә аны Уфа урамнарыннан йөртәчәкбез. Соңыннан атаклы генералның башка наградалары сакланган Милли музейга тапшырачакбыз.
Тантананы БСТ каналының туры эфирында карарга була. Әлбәттә, урамнарда кеше җыймаячакбыз. Әмма килеп туган катлаулы шартларда да без якташыбызның дистә еллар буе көтеп алынган бу кадерле бүләген музейга гадәти рәвештә генә илтеп тапшыра алмыйбыз", - дип язды төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров үзенең "ВКонтакте"дагы аккаунтында.