Бүген Стәрлетамакта "#Маскавпомощь" республика акциясе узды.
12:00 сәгатьтән башлап «Бердәм Русия» төбәк башкарма комитетының «Безнең кайгырту» проекты волонтерлары халыкка «Магнит» («Сити-молл» ТРК) һәм «Лента» гипермаркетларына («Фабри» сәүдә-күңел ачу үзәге) кергән юлда бушлай медицина битлекләре тараттылар. Барлыгы 3 мең битлек таратылган.
Мондый акцияләр республиканың башка шәһәрләрендә дә уза. Республикада волонтерлар барлыгы 50 мең битлек таратачак. Башкортстан Башлыгы Указы нигезендә республикада бүгеннән битлек режимы кертелде.
Битлекләрдән тыш, волонтерлар стәрлетамаклыларга "Георгий тасмалары" таратты.