Тагын дип әйтүем очраклы түгел. Аны беренче тапкыр җырлаган СССРның халык артисты Леонид Сметанников акция кысаларында да башкарды. Танылган һәм күпләрнең яраткан опера җырчысы, Глинка исемендәге бөтенсоюз вокалчылар конкурсы лауреаты, Л.В.Собинов исемендәге Саратов дәүләт консерваториясе профессоры Леонид Сметанников әйтүенчә, бөтен илне берләштерүче Җиңү көне ул – изге бәйрәм.
“Ул үлеләр өчен түгел, тереләр өчен кирәк, - ди җырчы. – Ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмаска тиешбез, алар безнең өчен гомерләрен биргән!”
Театрны Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Саратов өлкәсенең шәрәфле шәхесе, профессор Людмила Лицова җитәкли.
Әлеге җыр туып, 45 ел узгач, һәркемнең яраткан Җиңү җыры саратовлылар өчен мемориаль комплекстагы Хәрби һәм хезмәт даны музее территориясендә - Лачын тавындагы Җиңү паркында яңгырый. Музей фондында 26 берәмлектән күбрәк тарихи ядкарьләре, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Советлар Союзы Геройлары, тыл хезмәтчәннәре, локаль сугышларда катнашучылар исемлеге, байраклар, бүләкләр, илнең Кораллы Көчләренең кораллары һәм техникасы тупланган. Анда шулай ук авыл хуҗалыгы, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният; төбәк үсешенә зур өлеш керткән саратовлылар турында коллекцияләр, Саратовның икътисады турында белешмә табарга була.
Җыр марафоны 25 апрельдә Идел буе федераль округы төбәкләрендә старт алды. Марафон Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты башлангычы белән оештырылды. Патриотик акция барышында төбәк һәм шәһәр халкы берләшеп, "Җиңү көне" җырын башкара.
Саратов өлкәсе марафонны Ульяновск өлкәсенә тапшыра. Җырларны социаль челтәрләрдә #песнипобедыПФО һәм #НашДеньПобеды хештеглары белән тыңларга була.