Барлык яңалыклар
1 Май 2020, 11:00

"Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында 8 меңнән артык агач утыртылды

Беренче булып акциягә Стәрлетамак урманчылыгы кушылды.

Стәрлетамак урманчылыгы Башкортстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясендә беренче катнашучы булды. Белогорск участок урманчылыгы территориясендә 2 гектардан артык мәйданда 8 мең үсенте утыртылган.
Һәлак булган совет сугышчылары истәлегенә 18 марттан 22 июньгә кадәр 27 миллион агач утырту планлаштырыла. Акциянең төп максаты - сугыш вакыйгалары һәм анда катнашучылар турындагы истәлекне мәңгеләштерү, халыкның, иҗтимагый, волонтерлык һәм ирекле оешмаларның гражданлык активлыгын туплау.
Читайте нас: