"Безнең өй – Грозный шәһәре" иҗтимагый оешмасы активистлары «Мин кайттым, әни" бөтенрусия акциясен башлап җибәрделәр. Алар 1942 елда Грозный шәһәрен саклаганда, Чечня территориясендәге башка сугышларда вафат булган геройларның туганнарын эзләп табарга һәм махсус контейнерларда алар күмелгән каберлек туфрагын, җирләүне раслаучы таныклыкларны Ватаннарына тапшырырга телиләр.
Туганнар каберлекләрендә күмелгән сугышчылар арасында Башкортстаннан да ике кеше бар.
Рядовой Степанов Василий Степанович 1893 елда туган. Туган урыны: Башкорт АССРы, Белорет районы, Яңа Әүзүк авылы. 27.02.1944 җирләнгән.
Рядовой Рәфыйков Мидхәд Абдулгалим улы 1927 елда туган. Туган урыны: Башкорт АССРы, Кырмыскалы районы, Кырмыскалы авылы. 30.09.1945 җирләнгән.
Бәлки, аларның туганнары әле һаман да күмелгән урыннары турында берни дә белмидер. Һәлак булган солдатның туганнары булуны «Открытые НКО» порталында хәбәр итәргә мөмкин.