Барлык яңалыклар
28 апрель 2020, 13:14

"Безнең Җиңү көне" марафоны - Башкортстанда

“Җиңү көне” җыры башкортча яңгырады.

Башкортстан Республикасы да “Безнең Җиңү көне” җыр марафонына кушылды һәм “Җиңү көне” җыры беренче тапкыр башкорт телендә яңгырады. Марафон РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле карары белән старт алды.
Җырны махсус рәвештә башкорт теленә тәрҗемә иттеләр. Тәрҗемәнең авторы Гүзәл Ситдикова бу җырны 45 ел элек беренче тапкыр ишеткәч тә яратуын әйтте.
“Сүзләре дә, көе дә минем йөрәгемә үтеп керделәр, - дип искә ала ул. – Миңа аны тәрҗемә итәргә тәкъдим иткәч, мин бераз югалып калдым. Бу йөрәккә үтә торган сүзләрдә күпме хәсрәт, күпме җан әрнүе ята бит. Туган телебездә аны шундый ук төгәллек белән күрсәтә белергә кирәк иде. Шул ук вакытта җырның тактына да туры килергә кирәк. Миңа музыкаль белемем ярдәм итте. Тәрҗемә иткәндә җырлый-җырлый эшләдем. Минем хезмәтемне ошатуларына сөенәм. Хәзер аны русча гына түгел, бөтен буыннар да башкорт телендә дә җырларлар дип өметләнәм”.
Легендар җырны җырлар өчен Уфа шәһәрендәге Җиңү паркына халык хоры әгъзалары җыелган. Аларга республиканың күренекле шәхесләре – республиканың атказанган артисты, милли симфоник оркестр директоры Артур Назиуллин, республиканың халык артисткасы, М.Кәрим исемендәге милли яшьләр театры актрисасы, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Рушана Бабич, БСТ телеканалының алып баручысы Фаягөл Дәүләтьярова һәм популяр музыкант Заһир Зәйнетдин да кушылды.
“Җиңү көне” җырының башкортча варианты беренче тапкыр республикада карантин режимы кертелгәнче март азагында яңгыраган иде. БСТ каналы бу җырга республиканың Бөек Ватан сугышына керткән өлеше турында клип төшерде. Башкортстаннан фронтка 700 мең кеше китә. 322 меңе һәлак була һәм хәбәрсез югала. Башкортстанның 200 меңләп яугире орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 295е – Советлар Союзы Герое һәм 46 кеше “Дан” орденының тулы кавалеры. 2020 елда, сугышта һәлак булганына 77ел үткәннән соң, легендар 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка Русия Герое исеме бирелде.
Сугыш елларында республикага 280 мең кешене һәм 170 сәнәгать предприятиесен эвакуациялиләр. Нәтиҗәдә машина төзү күләме 17 тапкырга арта. Уфа моторлар төзү заводы самолетлар өчен 51 мең авиамотор җитештерә.
Башкортстан сугыш елларында илгә 5 млн. тонна нефть һәм 160 млн. пот икмәк бирә.
Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина әйтүенчә, “Җиңү көне” җырын башкару буенча халык акциясе барыбыз өчен дә берләштерүче һәм илһамландыручы чара. “Без мондый проект өчен ихлас шатланабыз һәм безнең төбәкнең сугышка керткән өлеше турында башкаларга да сөйли, күрсәтә алабыз”, - ди ул.
Видеороликларны телевизордан, радиодан, шулай ук “Вконтакте”, “Одноклассники”, “Фейсбук” социаль челтәрләрендә #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хештеглары буенча табып тыңларга була.
Читайте нас: