Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган җыр марафонына Удмуртия дә кушылды.
Ижевск шәһәрендә Давид Тухманов белән Владимир Харитонов язган “Җиңү көне” популяр җырын республиканың иң танылган коллективларының берсе – академия хор капелласы башкарды.
Бөек Ватан сугышы елларында Удмуртия Советлар Союзында хәрби-сәнәгать базаларының иң күренеклесенә әверелә. Мәскәү, Киев, Тула, Харьковтан эвакуацияләнгән предприятиеләр Удмуртиядә үз эшләрен дәвам итәләр. Ижевск заводы гына 11 млн. винтовка һәм карабин эшләп чыгара.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле башлангычы белән булдырылган акция 25 апрельдә старт алды. “Җиңү көне” популяр җырын Мордовия белән Марий Элның музыкаль коллективлары башкарды. Бүген исә бу җыр беренче тапкыр удмурт телендә яңгырады.
Әйткәндәй, җырның беренче тапкыр яңгыравына быел 45 ел тулган.
Юбилей җыр марафонында Идел буе федераль округының 14 төбәге дә катнаша. Удмуртия эстафетаны Башкортстан Республикасына тапшыра.
Видеороликларны телевизордан, радиодан, шулай ук "Вконтакте", "Одноклассники", "Фейсбук" социаль челтәрләрендә #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хештеглары буенча табып тыңларга була.