Башкала мэриясе хәбәр итүенчә, Уфада “Яшел Башкортстан” экологик кампаниясе дәвам итәчәк. Аның кысаларында тематик аллеялар барлыкка киләчәк. Яңа аллеяләрдә юкә, каен, миләш һәм башка төр агачлар утырту планлаштырыла. Элеге акция республиканың барлык торак пунктларында узачак дип хәбәр ителгән иде. Әмма билгеле сәбәпләр буенча республика халкы бу акциядә катнаша алмый. Гомумән алганда, 85 мең зур агач һәм 48 мең куак утырту каралган.