Русия ветераннары Президентка Җиңү парадын коронавирус пандемиясе аркасында икенче датага күчерү үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәр. Ветераннар оешмалары вәкилләре бу карарны катлаулы, әмма гадел дип атаганнар һәм «быел 9 май парадын уздырганда сәламәтлек хәвефсезлегенә гарантия бирү мөмкин түгел», дип әйткәннәр.Тик әлегә көне билгеле түгел. Парадны үткәрү өчен альтернатив дата 24 июнь булырга мөмкин.Бу көнне 1945 елда Кызыл мәйданда Җиңү Парады узды. Шулай ук чара 3 сентябрьдә, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнне узарга да мөмкин.