Барлык яңалыклар
15 апрель 2020, 14:27

Гасырны түгәрәкләгән яугир

Брест крепостенең соңгы саклаучысы үзенең 100 еллыгын бәйрәм итә.

15 апрельдә Брест крепостенең бердәнбер исән сакчысы - Башкортостанда яшәүче Исмагилов Ришат Салих улы Исмагыйлов 100 еллык юбилеен билгели. Сугыш башланганнан соң ике көн узгач, ул ныгытмадан чыгып, Кызыл Армиянең төп көчләре белән элемтә урнаштыра алган. Бу батырлыгы өчен, ул икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Олы яшьтә булуына карамастан, фронтовик солдат сугышның беренче көннәрендәге хәрби операцияләр хронологиясен җентекләп хәтерли.
Ул Башкортстанның Нуриман районының Нимисләр авылында туган. 1940 елда ул Кушнаренко педагоглар әзерләү техникумын тәмамлый һәм армиягә алына. Аны Беларусиянең Картуз-Каен шәһәрендәге, 42 нче пехота дивизиясенең 455 нче полкының элемтә радио операторлары взводына җибәрәләр. 1941 елның апрель ахырында полк җәяүләп, Брест крепостенә күчерелә. Беренче шартлауларны радио операторлары ишетеп ала.
“21-22 июньгә каршы төндә коточкыч шартлау мине уятты. Икенче шартлау - һәм мин идәнгә очам. Мин тузан эчендә торам, сул колагымнан кан килә, ләкин авырту юк. Күпләр, кирпеч кисәкләре белән күмелгән, бөтен җирдә сыкрану ... Без икенче катка күтәрелдек , анда патроннар тараттылар. Барысы да тәрәзәләр аша ут ачты. Мин дә чүп-чар астыннан мылтыгымны эзләп таптым һәм позиция сайлап алдым. Көне буена атыштык. Немецлар туктаусыз аталар, без бер ату белән җавап бирәбез, чөнки патроннар санаулы. Командирлар төп хәрби көчләр белән элемтә урнаштырырга тырыштылар, ләкин немецлар казарманың барлык ишекләрен утка тоталар. Чыгып элемтә урнаштырырга мөмкинчелек юк. Тынычлык урнашканда, без яралыларны җимерекләр астыннан чыгардык ”, - дип әкрен генә искә төшерә ветеран.
24 июнь кичендә аңа һәм ике хезмәттәшенә Кызыл Армиянең төп көчләре белән элемтә урнаштырырга боерык бирелә. Төркем сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин ителә һәм боерыкны үтәргә юллана. Иптәшләре хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булалар. Ришат Салих улы элемтә урнаштыруга ирешә.
“ Беларусия урманнарында мин 42 нче дивизия командиры Лазаренконы эзләп таптым һәм аңа крепостьның ничек сугышуы турында сөйләдем. Генерал гарнизонга булыша алмады: немецлар һәр яктан басым ясадылар”,-дип искә ала ул.
Июль башында, Ришат Исмагыйлов полк штабында элемтәче булып хезмәтен дәвам итә. Сугышларның берсендә авыр яраланганнан соң, ул озак вакытлар госпитальләрдә дәвалана. Аннары ул туган авылына кайта һәм дистә еллар дәвамында Байгилде авылында мәктәп белән җитәкчелек итә.
“Юбилей алдыннан "Газпром Трансгаз Уфа" оешмасы ветеран турында документаль фильм төшергән. "Минем Брест” дип исемләнгән фильм 20.30 сәгатьтә БСT каналында күрсәтеләчәк.
Газпром Транзгаз Уфа командасы ветеранны үзенең данлы юбилее белән котлый, Ришат Салих улына сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм озын гомер тели.
Котлауларга без дә кушылабыз.
Читайте нас: