Ветераннарны хәстәрләү максатында.
Эпидемиологик хәлләргә бәйле рәвештә, Русия тимер юллары бүгеннән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм сугышта катнашучылар категориясенә караган пассажирларны ташуны туктатып тора.
Бу карар инфекция эләктерү куркынычы кимүгә гамәлдән чыгар.
РТЮ 65 яшьтән өлкән булган кешеләргә яшәгән урыннарын калдырмый торырга киңәш итә.
«2020 елның 13 апреленнән Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм аларның озатучыларын ерак араларга бушлай йөртү тукталып тора. Социаль җаваплы оешмалар буларак, РТЮ җаваплылыгы чикләнгән һәм ФПК акционерлар оешмасы иң тәү очракта ветераннарның сәламәтлеге турында уйлап бу карарга килде.
Covid-19 авыруы сәбәпле кабул ителгән чикләү чаралары бетерелүгә, бушлай йөрү мөмкинлеге кичектергесез рәвештә гамәлгә кертеләчәк», — дип белдерә РТЮ матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан РТЮ холдингы инвалидларга һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына Русия буйлап, чикләү вакыты булмаган бушлай юл йөрү хокукын бирде.