Җиңү көнен күчерү турында бернинди дә карар кабул ителмәгән. РФ Президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков шулай дип белдергән. “Әлегә төрле вариантлар карала”, – дигән ул. Коронавирусның илдә ничек нинди үсеш аласын беркем дә фаразлый алмый.
“Әмма шунсы бернинди дә шик тудырмаска тиеш: Русиядә Җиңү парады булачак һәм Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез”, - дип белдергән Песков.
Русиядә коронавируска каршы вакцинаны 60 кешегә кадап сынап караячаклар.