Русия һәм Татарстан Композиторлар берлеге Яңа музыкага ярдәм фонды белән берлектә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган флэшмоб игълан итте. Бу хакта Русия һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин хәбәр итте.
Кичә ул социаль челтәрләрдә, «Кадерле дуслар, бүген 9 апрель. Илебез өчен дә, бөтен дөнья өчен дә - Җиңү көненә, нәкъ бер ай кала! Без флешмоб башлап җибәрәбез. Мин сәнгать эшлеклеләренең ярдәменә өметләнәм. Өйдә утырсак та, без, бу бәйрәмне хуплап каршы алачакбыз. Без җиңәчәкбез! Ура, иптәшләр!», -дип чыгыш ясады.