Республикада Җиңү көнен бәйрәм итү планын үзгәртүләре ихтимал.
Башкортстан Хөкүмәтендә 9 майда бәйрәм чаралары планында үзгәрешләр булырга мөмкин, диләр. Әгәр карантин озайтылса, үзгәрешләрне кулланырга да мөмкиннәр. Әлегә тантаналар Уфаның түбәндәге мәйданнарында үтәчәк дип көтелә:
7 май – Совет мәйданында “Җиңү вальсы” флешмобы (РиоРита – Җиңү шатлыгы” Бөтенрусия проекты кысаларында); 8 май – сәнгать осталарының бәйрәм концерты; 9 май – Җиңү паркында чәчәкләр салу тантанасы, хәрби техника катнашлыгында хәрби парад, “Үлемсез полк” акциясе, кече авиация катнашлышында театрлаштырылган тамаша, ачык һавада концерт һәм Уфа амфитеатрында салют. “Расланган график буенча Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнәбез, бер үк вакытта запас вариантларны да карыйбыз. Бөек бәйрәм хәсрәткә төшерергә тиеш түгел”, - диде беренче вице-премьер Андрей Назаров Башкортстан хөкүмәте президиумы утырышында.