Барлык яңалыклар
12 март 2020, 14:05

Тарихи чынбарлык үлемсез!

“Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүе - ул мәңгелек тарихи феномен”

“Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүе - ул мәңгелек тарихи феномен”, - диде БР ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, полковник Владимир Леонидович Попов Благовар районы Сарайлы урта мәктәбендә үткән Бөек Ватан сугышында Җиңүебезнең 75 еллыгына багышланган Бөтенрусия күпкатлы фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгышында.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алырга әзерләнәбез. 28 миллион совет халкының олысын-кечесен аямаган, кайгы, ачлык, ялангачлык, тән һәм җан яралары, югалтулар, җимереклекләр китергән канкойгыч сугышта җиңеп чыккан фидакарь совет халкының бөек җиңү тарихын бүген Көнбатыш бозып күрсәтергә тырыша.
Халкыбызның каһарманлыгын раслаган һәр элементны дөрес килеш саклау, сугыш турында истәлекләрне мәңгеләштерү, яңа буынга җиткерү өчен тыгыз эш алып барыла. Каһарман халкыбызның фидакарь батырлыгын бозып күрсәтергә тырышкан идеологларга җавап итеп дәллиләр туплана, серле документлар халык игътибарына җиткерелә.
Конференциядә Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов; мәгариф бүлеге җитәкчесе Забит Ишмәтов; БР ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, полковник Владимир Леонидович Попов; полковник, тарих фәннәре докторы, профессор Михаил Бикмиев, районның “Үлемсез полк” иҗтимагый оешмасы координаторы Борис Лынник һ.б. катнашты. Чакырылган кунаклар район мәктәпләре директорлары, тарих укытучылары – алтмышка якын кеше булды.
Район хакимияте башлыгы Марат Йосыпов белдерүенчә, әлеге вакытта район ветераннары исән чакта төшерелгән документаль кадрларны цифралы техникага күчерү эше бара. Җиңү бәйрәменә аларны халыкка күрсәтерлек итеп әзерләп өлгертерләр.
Без полковник Владимир Леонидович Попов чыгышыннан аеруча истәлекле өлешләренә тукталмакчыбыз.
“Бөек Җиңүнең 75 елгы уңаеннан оештырылган бу проект буенча чаралар бөтен Башкортстан буенча уза тора. Коточкыч елларны кичергән шаһитлар хәзер -якынча йөз яшьтә. Алар яшьләргә эстафетаны тапшырганнар. Безнең бурыч тарихны дөрес килеш илтеп җиткерерү. Бөтен районнарда да бу чарада укытучылар, мәктәп директорлары катнаша. Февраль-март айларында 375 мәктәпне йөреп чыгачакбыз. Безнең комитетта 92 кеше. Эшебез кызыклы, кирәк, файдасы булсын. Моннан тыш чаралар да күп үтә. Мәсәлән, “Патриотлар үстерәбез”, “Живи и помни!” һ.б.
Балалар ветераннар белән очраша, бу тарихи дөреслекне онытмаска форсат бирә. Яшьләрне күпләр тирги, ә бүгенге балалар акыллы ул. Гаиләдә дә, мәктәптә дә аларга дөрес юнәлеш бирү өчен көрәшергә кирәк.
Благовардан сигез мең кеше фронтка киткән. Аның якынча яртысы гына, бик сирәкләре генә сәламәт килеш, кайткан.
Элек гаиләләрдә балалар күп булган. Аларны тәэмин итү авыр булса да, кешелеклелек сыйфаты өстен куела иде. 90 нчы еллардан күпләрне табыш алу максаты гына борчый. Бүген 60 процент кешеләр ярлылык аръягында яши. Яшәгән җиребез шундый матур, әмма яшьләр авылда калмый. Шунысы кызганыч. Матур һәм уңдырышлы җирләр буш ята. Аның каравы, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себер җирләрен күршеләр – кытайлылар хосусыйлаштырып беткән. Ә бездә кайчандыр авыл булганын белдереп, тәреләр генә тора куркыныч хәл.
Быел җиңүнең 75 еллыгын каршы алабыз. Аннан соң эш ничек дәвам итәр? Яшь буын тарихыны белергә, туган җиргә бәйлелек тәрбияләнергә тиеш. Бу көнгә илебез 3 ел алдан әзерләнде. Нинди максат куйдык үзебезгә? Бөтен кешеләр дә бу көннәрдә Башкортстанның сугышка керткән өлеше турында бик яхшы мәгълүмат алырга тиеш.
Башкортстан – уникаль төбәк. Җиңү өчен аның кадәр зур өлеш керткән башка бер төбәк тә юк.
700 000 яугир сугышка алынган. Биредә 10 полк, 10 дивизия, хәрби частьлар төзелгән.
Эвакуацияләнгән кешеләр, заводлар, учреждениеләр урнаштырылган. Барысын да сыйдырдык. Башкача мөмкин түгел иде. Тарихны бозарга теләүчеләргә чын йөзен ачып күрсәтергә бурычлыбыз. Бүген килеп Украина Польша безне сугыш башлауда гаепли. Безгә ул сугыш кирәк идеме? Юк!
Немец гаскәрләренең хыялы бөтен Русияне яулап алу иде. 1941 елның көзендә, фашистлар Мәскәүгә якынайганда немец солдатына һәйкәл куярга таш плитәләренә кадәр китереп куйган булганнар. Уйланыгыз!
Туксанынчы елларда бөтен хәрби серләр ачылды. Бүген алар безгә каршы идеологик сугыш алып баралар. Халыкны куркытырга телиләр. Әмма безгә сугыш кирәкми. Ләкин, борын-борыннан билгеле – кем кылыч белән килгән, шул кылычтан киткән.
Безнең яшьләрдә патриотлык юк, диләр. Бар! Безнең балаларга ул ана сөте белән бирелә. Шулкадәр явызлыкны кичкән халык үз язмышына битараф була алмый.
Бөек Ватан сугышында 278 башкортстанлы Советлар Союзы герое булды. 450000 кеше “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Сугыштан соңгы ун елда бөтен җимереклекләр аякка бастырылды.
Сугышның буласын разведка җиткереп торды. Ләкин шунда ук тиешенчә каршылык күрсәтерлек көчебез юк иде. Германиянең аңа әзерлеге котычкыч темпта алып барылды. Әмма зур югалтулар аша булса да зур җиңүгә ирешү бөтен кешелекне саклап калды. 1944-1945 елларда бөтен концлагерьларда кешеләрнең тиреләрен тереләй салдырганнар, бөтен фашистик план кешелеккә каршы яңа төр дарулар эшләүгә юнәлтелгән иде.
Безнең җиңү сузылып, тагын 3-4 айга соңласак, бары да икенче төрле булыр иде. Чөнки инде фашистларның атом–төш коралы, югары тизлектәге самолетлары, якын арада юк итүче ракеталары әзерләнеп беткән диярлек иде.
Англия белән Америка икенче фронтны ачарга ашыкмый, Сталинград янында сугышларның кайсы якка борылыш алуын көтеп ятты. Сугыш ахырына без инде икенче фронтсыз да җиңеп чыгарлык ныгыган идек. Чөнки халкыбыз искиткеч көчле рухлы булды.
Беренче һава тараны инде 22 июньдә, иртәнге 4.25 минутта ясала. Аны лейтенант Иванов ясый. Сугыш елларында шундый 600дән артык очрак теркәлгән. Балтыйк флотының диңгез очучылары 1941 елның сентябрендә үк очышлар ясап Берлинны бомбага тотканнар. А. Матросов батырлыгын 470 егет-кызыбыз кабатлады. Гади генә егетләр-кызлар шундый кыю, үлемсез адымны ясады. 79 хатын-кызыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Алар арасында 16 яшьлек кызлар да бар. Биш бала Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Бөек Ватан сугышында 28 млн. кешебезне югалттык.
31 ел элек Әфган сугышы бетте. Анда 15 мең асыл ир-егетләребез башын салды. Әфганда калган 6 кешенең язмышы әле дә билгесез. Бу егетләр коллыкта калды. Хәзер Әфганда хәрби приказ үтәгән егетләребез үскән йортларга тактаташлар урнаштырабыз.
Мин үзем Чечняда ике ел хезмәт иттем. Анда бик катлаулы хәлләр булды. Боларның берсен дә, бу егетләре күргәнне онытырга ярамый.
Дамански утравындагы вакыйгалар куерганда мин Монголиядә хезмәт итә идем. Безнең 15 мең кешелек дивизия, вертолет эскадрильясы шунда яуга күтәрелде. Шул вакытта да баһадирлар түгел, гади егетләребез батырлык күрсәтте.
Безнең халык - әле дә шундый Ватанпәрвар. Халык искиткеч көчле һәм тугрылыгын күрсәтергә сәләтле. Патриотизм бетте дип әйтү һич дөрес түгел.
Совет халкының бу тарихи вакыйга нигезенә салынган роле мәңгелек. Дөньядагы иң канкойгыч сугыш булып тарихка кереп калган бу һәлакәт истәлекләре беркайчан да җуелмас, онытылмас!”.
Читайте нас: