Барлык яңалыклар
2 март 2020, 19:21

Аккредитация башланды!

Җәен Башкортстан фольклор үзәгенә әвереләчәк.

РФнең чит илләр эшләре министрлыгы вәкиле Мария Захарова, атна саен үтә торган брифингта чыгыш ясап, Бөтендөнья Фольклориадасына аккредитация башлануын хәбәр итте.
"Масленица атнасы кысаларында бүген зур мәдәни чара хакында әйтәсем килә. Ул халык йолалары һәм традицияләрен саклауга турыдан-туры бәйле. Белүегезчә, Башкортстан республикасында 18 июльдән 1 августка кадәр Бөтендөнья Фольклориадасы узачак. Масштаблы мәдәни чара берничә этаптан торачак. Тантаналы ачылышы 18 июльдә Уфада үтәчәк. Бу атнада Фольклориадага аккредитация ачыла", - диде Захарова.
Читайте нас: