Барлык яңалыклар
27 февраль 2020, 22:05

Волонтерлар өч тел белергә тиеш!

Яшьләргә карата тагын нинди таләпләр куелачак?

Яшьләргә карата тагын нинди таләпләр куелачак?
Бүген М.Акмулла исемендәге педагогия университетында Фольклориадага әзерлек кысаларында беренче очрашу үтте. “Фольклориаданы каршылап” дип аталган чарада волонтерлар VI Бөтендөнья Фольклориадасын оештыручылар белән очрашты.
Оештыручылар белдерүенчә, Уфада бу чара барышында - 350, районнарда 79 волонтер катнашачак.
Бу яшьләрнең инглиз телен, мөмкин булса, француз һәм испан телен белүләре төп шартларның берсе. Чөнки бу телләр CIOFF эшче телләр булып тора.
Волонтерларның киемнәре яшел булачак. Яшел - Фольклориада төсләренең берсе.
Волонтерларга башкаланың һәм республиканың истәлекле урыннары турында туристларга сөйләргә туры киләчәк. Волонтер булырга теләүчеләр өчен мәгълүмат Фольклориаданың социаль челтәрләрендә һәм аның рәсми сайтында урнаштырылган.
Уфа ун өлешкә бүленәчәк.
Республика шартлы рәвештә тугыз фестиваль округына бүленә. Аларның һәркайсына җиде-сигез район керә.
Һәр район үзәге һәм шәһәр округларының үзәкләре кунакларны кабул итәчәк.
Җәмгысе, 70 мәйдан әзерләнә. Аларда концерт чараларыннан тыш, күргәзмәләр-ярминкәләр, уеннар һ.б. оештырылачак.
“Бөтендөнья Фольклориада -2020” 18 июль -1 август көннәрендә узачак.
Һәр ил вәкиле декоратив –гамәли сәнгать осталары белән киләчәк. Алар үз киемнәре, уен кораллары белән таныштырачаклар.
Халыкара фольклор фестивале дүрт елга бер үтә. Моңарчы ул биш тапкыр - Голландия, Япония, Венгрия, Көньяк Корея һәм Мексикада үтте.
Читайте нас: