

Шушы көннәрдә Башкортстанда төбәкнең коммерциячел булмаган секторын һәм гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы узды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров фәрманы буенча коммерциячел булмаган оешмаларга һәм гражданлык инициативаларына ярдәм итү инфраструктурасы системалы нигездә үсә: муниципалитетларда грантлар буенча укыту семинарлары уза, ресурс үзәкләре ачыла. Шулай ук игътибарга лаек, БР Иҗтимагый палатасы актив тормыш позициясендә яшәүчеләр белән күчмә диалог мәйданчыклары үткәрә.
Краснокама районында һәм Агыйдел шәһәрендә мәдәният, мәгариф һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре өчен социаль проектлау буенча укыту семинары узды. Әйткәндәй, Президент грантлары Фонды гаризалар кабул итүне 9 ноябрьгә кадәр озайтты. Иҗтимагый проектларның ресурс үзәге эксперты, БР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артур Гыйльманов катнашучыларга проект бюджетын әзерләү һәм ясалма интеллектны куллану турында сөйләде. БР Иҗтимагый палатасы Аппараты җитәкчесе Элина Гатауллина, быел декабрь аенда онлайн-форматта укуны дәвам итүне һәм семинарларның яңа циклын игълан итте. Әйтергә кирәк, Краснокаманың коммерцияле булмаган оешмалары катнаша гына түгел, җиңеп тә чыга: ике ел эчендә грант ярдәме белән «Күчмә клуб «Коткара беләм», «Җәйге АРТ-пора 2.0», «Чикләрсез музыка», «Яшел дөнья» студиясе һәм «Яңарыш» дип аталган чүлмәкче остаханәсе проектлары гамәлгә ашырылды. Ачыктан-ачык әңгәмә мәйданчыгында район палатасы рәисе Тәнзилә Гатипова исә эш йомгакларын күрсәтте: җәмәгать эшлеклеләре балигъ булмаган ятим балалы гаиләгә йорт түбәсен чистартырга булыштылар һәм махсус хәрби операция яугире әнисенә сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алуда булыштылар.
Ә Агыйдел шәһәрендә коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү өчен республикада җиденче муниципаль ресурс үзәге булдыру турында килешү имзаланды. Мондый үзәкләр инде алты муниципалитетта эшли.
«Агыйдел — инициативаларга ярдәм һәм үсеш таба торган шәһәр. Грант конкурсларында җиңүгә өметләнәбез» —дип ассызыклады шәһәр башлыгы Денис Ирназаров.
БР Иҗтимагый палатасы Аппараты җитәкчесе Элина Гатауллина билгеләп үткәнчә:
«Без һәр инициатива системалы ярдәм ала алырлык мохит булдырабыз», — дип белдерде.
Өч ел эчендә шәһәрнең коммерциячел булмаган оешмалары 7 млн сумга якын җирле субсидияләр алып та өлгергән инде.
Салават шәһәрендә муниципаль Иҗтимагый палата рәисе Ирина Назарова, бер ел эчендә үткәрелгән 17 мониторинг турында сөйләде — территорияләрне җыештырудан һәм мәктәп туклануыннан алып башкорт телендәге вывескаларны тикшерүгә кадәр. Гуманитар миссия аерым тема булды: «Конвой-Z-Салават» төркеме җитәкчесе Александр Бабаян СВО зонасына 20дән артык гуманитар сәфәр кылды, моның өчен генерал Шайморатов ордены һәм «Фронтка ярдәм өчен»медале белән бүләкләнде. Шәһәрдә шулай ук Башкортстан Башлыгы гранты белән хупланган «Көмеш волонтерлар — КДНда учетта торучы яшүсмерләр остазлары» проекты гамәлгә ашырыла. Очрашу ачык микрофон форматында узды, биредә яшәүчеләр Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анна Идрисовага һәм башка экспертларга сораулар бирә алдылар. Алга таба эшләү өчен, шәһәрне үстерү буенча үз инициативаларын тапшыра алдылар.
Эльза Сергеева, Агыйдел шәһәре хакимияте, Светлана Зарипова фотолары.