Җәмгыять
23 октябрь , 06:03

БР Иҗтимагый палатасының яңа составтагы беренче 10 әгъзасы расланды

Бу хакта Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Добавить в предпочтительные источники Google
БР Иҗтимагый палатасының яңа составтагы беренче 10 әгъзасы расландыБР Иҗтимагый палатасының яңа составтагы беренче 10 әгъзасы расланды
БР Иҗтимагый палатасының яңа составтагы беренче 10 әгъзасы расланды

22нче октябрьдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларын раслау турында» УГ-1066 номерлы Указга кул куйды. Бу палатаның яңа составыннан беренче 10 кеше: Энҗе Әхмәдуллина, Дмитрий Глушко, Анна Идрисова, Марат Мәрданов, Рамил Рәхимов, Евгений Телепнев, Хәмзә Хафизов, Илнур Юлдыбаев, Гөлназ Йосыпова, Азамат Муллашев.

Указга сылтама https://npa.bashkortostan.ru/50732/

Агымдагы елның декабрендә җиденче составтагы Иҗтимагый палатаның өч еллык вәкаләтләре тәмамлана. Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турындагы канун нигезендә, аның составының өчтән бер өлеше республика Башлыгы, тагын өчтән бере — Дәүләт җыелышы — Корылтай тарафыннан раслана. Өченче дистә планлы утырышта палатаның расланган әгъзалары тәкъдиме белән билгеләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 27 октябрь көнне БР Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның рейтинг тавыш бирүе узачак, аның нигезендә палатаның яңа составына керәчәк икенче унлык сайланачак (документлар 17 кандидаттан бирелгән).

Үз эшләренә нәтиҗәләрне БР Иҗтимагый оешмасының агымдагы состав әгъзалары декабрьдә ясаячак. Сигезенче составтагы Иҗтимагый палатаның беренче утырышы шулай ук агымдагы елның декабрендә планлаштырыла. Анда Иҗтимагый палата рәисе һәм аның урынбасарлары сайланачак, шулай ук палатаның структурасы расланачак.

БР Иҗтимагый палатасының яңа составтагы беренче 10 әгъзасы расланды
БР Иҗтимагый палатасының яңа составтагы беренче 10 әгъзасы расланды
БР Иҗтимагый палатасының яңа составтагы беренче 10 әгъзасы расланды
БР Иҗтимагый палатасының яңа составтагы беренче 10 әгъзасы расланды
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас