Җәмгыять
17 Октября , 12:54

Әтиләр аллеясына 45 нарат утырттылар

Еллар үтәр, ә бу агачлар балаларның әтиләре белән бергә үткәргән көнен хәтергә төшереп торыр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гүзәл Бикмәтова.Гүзәл Бикмәтова.
Фото:Гүзәл Бикмәтова.

Әтиләр көне алдыннан Уфада Салават Юлаев проспектында, СССРның 50 еллыгы урамыннан төшкән урында, әтиләр балалары белән наратлар утырттылар.

Әтиләр аллеясына беренче агачларны былтыр утырткан иделәр. 35 наратның барысы да тернәкләнеп китте. Быел инде алар янына тагын 45 өстәлде.

Бу матур акциядә әтиләр, картәтиләр, балалар һәм оныклар – барлыгы йөзгә якын кеше катнашты. Һәр агачка QR-кодлы табличка урнаштырылды, аның буенча агачны кем һәм кайчан утыртканын белергә мөмкин. Якын арада биредә “Әтиләр  аллеясы” стеласы барлыкка киләчәк.

“Еллар, дистә еллар үтәр, ә бу агачлар балаларның әтиләре белән бергә үткәргән көнен хәтергә төшереп торачак. Әти булу – ул шатлык кына түгел, ә зур җаваплылык та. Сез үз үрнәгегез белән балаларны табигатьне сакларга һәм туган якны яратырга өйрәтәсез”, – диде акциянең инициаторы – Дәүләт Думасының экология, табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары, Башкортстанның “Ирләр коры” оешмасы рәисе Зариф Байгускаров.

 “Агач – муллык, тотрыклылык һәм көч символы. Мондый чаралар нәтиҗәсендә без табигатькә һәм шәһәр үсешенә ярдәм итәбез, яңа яшел участоклар булдырабыз. Һәм иң мөһиме – үз балаларыбыз белән аралашабыз", – диде Уфа хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Шәрипов.

Агач утыртканнан соң балалар күңелле викторинада катнашты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре янгын сүндерү һәм коткару техникасы белән таныштырды һәм гадәттән тыш хәлләр буенча дәрес үткәрде. Чара кыр кухнясыннан төшке аш белән тәмамланды.

Зариф Байгускаров әйтүенчә, “Ирләр коры” җәмгыятьтә әтиләрнең абруен нотык уку түгел, ә уртак эшләр аша күтәрә. Бу – Асылыкүл һәм Талкастагы өмәләр, республиканың тарихи урыннарына ике көнлек атлы походлар, борынгы кәсепләрне яңадан тергезү, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберләрен төзекләндерү һәм башкалар. Аларның һәрберсендә әтиләр уллары белән файдалы эшләр башкара.

Гүзәл Бикмәтова.

Гүзәл Бикмәтова.
Гүзәл Бикмәтова.
Гүзәл Бикмәтова.
Гүзәл Бикмәтова.
Гүзәл Бикмәтова.
Фото:Гүзәл Бикмәтова.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас