Җәмгыять
16 Октября , 12:02

Уфада яңа температура рекорды куелды

14 октябрь көнне көндез Уфа – Дим аэрология станциясендә һава температурасының абсолют максимумы теркәлгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада яңа температура рекорды куелдыУфада яңа температура рекорды куелды
Уфада яңа температура рекорды куелды

    Термометр баганалары +22,3° ка кадәр күтәрелде, дип хәбәр иттеләр Башгидрометүзәктә. Моннан алдагы рекорд 1997 елда ук теркәлгән булган. Ул чагында һава температурасы +21,6°ка кадәр җылынган булган.

   Чын “Әбиләр чуагы” инде бу, дуслар! Әби-бабаларыбыз аны нәкъ менә октябрь башында көткән дә инде. Бу кояшлы көзге чорда алар, көзге басу эшләрен тәмамлаганнан соң, бәрәңгесен-кишерен алган, кышка аяк басар алдыннан җылы көннәрдә рәхәт чиккән.

   P.S.: Киләсе атнадан чын көзгә аяк басабыздыр инде. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, һава температурасы акрынлап түбәнәячәк.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас