Җәмгыять
11 октябрь , 13:50

Язучы Фәнис Яруллин хатынының хәле ничек һәм ул кайда яши?

Танылган язучы Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя апа бер елдан артык инде сеңлесенең кызы Сәүияләр фатирында яши икән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Язучы Фәнис Яруллин хатынының хәле ничек һәм ул кайда яши?Язучы Фәнис Яруллин хатынының хәле ничек һәм ул кайда яши?
Язучы Фәнис Яруллин хатынының хәле ничек һәм ул кайда яши?

–Фәнис абыйның фатирына барып гөлләргә су сибеп кайтам. Нурсөя апа ялгыз гына яши алмый инде хәзер, янәшәсендә кеше булса ышанычлырак, шуңа да үзебезгә алып килдек, – ди Сәүия апа Хәкимова.

Нурсөя апа чәчләрен ике толым үреп куйган. 86 яшь икән инде үзенә, сөбханалла. Хәзер дә мәзәкчән әле ул.

–Чәчләрне үрмәсәң, авызга керә бит ул,– ди елмаеп.
Ул да түгел ачык тәрәзәдән зәңгәр күзле аксыл мәче килеп керде.

– Әәә, бу минем Муртыш, –ди Нурсөя апа.

– Бу мәчегә кем ничек тели, шулай дәшә, Муртыш та ул, Мурзик та, мин Пескәй дим. Аны ташлап калдырган булганнар. Без кызганып алдык, –ди Сәүия апа.

–Фәнис абыйның туганнары белән аралашып торасызмы?

– Фәниснең туган ягы Баулы районы Кызыльяр авылында Нәсихә апасы яши. Аңа 95 яшь инде. Бөгелмәдә Әнисә гомер итә, аңа 90 яшь тула. Сирәк булса да аралашабыз. Кызыльярга соңгы тапкыр Фәниснең тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырган чарага кайткан идек, – ди Нурсөя апа.

–Сез үзегез Мари Иле ягыннан бит. Анда туганнарыбыз бармы?

–Әйе, Әлмәмәт авылыннан мин. Елга бер тапкыр булса да кайтырга тырышабыз. Без гаиләдә алты бала идек. Мин үзем генә калдым. Нигезебез күптән юк инде, туганнар авылда яши.

–Нурсөя апа, сез 46 ел урын өстендә яткан ирегез Фәнис Яруллинны карадыгыз. Талчыкан, арган чакларыгыз да булгандыр. Сезне нәрсә көчле итте икән?

–Мин кемгә кияүгә чыгасымны белдем бит. Фәнис белән Казанның 18нче кичке мәктәбендә укыганда таныштык. Укытучылар Фәнисне хастаханәгә барып укыталар иде. Берсендә рус теле укытучысы, егылып үзе дә шул хастаханәгә эләкте. Укытучының хәлен белергә баргач, Фәнис белән таныштык. Биш ел аралаштык, аннары никах укыттык. Әти-әни, туганнар каршы иде инде. Яшь чакта кешене тыңламыйсың бит. Үкенмим. 46 ел эчендә инвалидлар арбасына утырган 40 килолы Фәнисне баскычтан да күтәреп төшкән, кашыктан ашаткан, очрашуларга йөрткән, авырып китсә, ут йотып йокламаган чаклар да булды. Фәнис хакына машина йөртергә өйрәндем. Көндәлегендә Фәнис: «Авыру өметсезлеккә бирелергә, сызлануларга түзә алмыйча еларга, сүгенергә, дөньяны күрәлмас дәрәҗәдә нәфрәтләнергә, сәламәт кешеләрнең бөтенесен үзе кебек авыру итәргә мөмкин. Җанында өмет уты булганда, кеше барлык авырлыкларга да түзә», дигән. Мин хатыны буларак бурычымны үтәдем дип уйлыйм. Шулай тиеш дип кабул иттем.

–Көндәлек дигәннән, Фәнис Ярулинның «Хәтер төпләрендә утлы күмер» китабы мин дә бар. Сез үзегез дә көндәлек язмыйсызмы соң?
–Юк, язганым да булмады. Фәниснең кулъязмаларын бастырып чыгаргач та, сүзе булды. Кемдер китапта үзен танып үткәләгән. Фәнис бит инде көндәлектә шул чакта кичергән хисләр, кичерешләр аша язган. Моны дөрес аңларга кирәк. Бер ялган юк анда. Ул көндәлек тиз сатылып бетте. Халык яратып алды.

–Элек сезнең өйдән кеше өзелеп тормый иде, кызлар гел килгән,кайсы бәлеш пешереп, кайсы өйне җыештырып китә дип тә әйтә идегез. Көнләшми идегезме, Нурсөя апа?

–Ишекне бикләми идек. Кунаклар гел килеп торды. Берсендә берьюлы 60 укытучы килгән иде. Хәзер килмәсәләр дә, шалтыратып хәл беләләр, шөкер. Ә кызларга килгәндә, көнләшмәдем. Урын өстендә яткан кеше кайдан илһам алсын? Моны иҗаты өчен кирәкле нәрсә дип кенә кабул итә идем. Аның әсәрләрендә кеше язмышлары бит. Берсен дә уйлап чыгармаган. Ул кызлар кульяулыклар алып киләләр иде әле.

–Ул кульяулыкларны кайда саклыйсыз?

–Бер өлешен Кызыльярдагы музейга тапшырдык. Кайберләре Казанның 103нче мәктәбе музеенда. 30лап кульяулык өйдә. Элек алар стенада эленеп тора иде. Хәзер андый мода беткән икән бит инде. Төреп, җыеп куйдык. Фәнис белән яшәгән квартирада аның инвалидлар арбасы, ятып язарга җайлы булсын өчен, җизнәсе Зөфәр ясап биргән кечкенә генә авыш өстәле, Фәниснең зур гына кратинасы, фотолары, китаплары, каләме дә истәлек булып саклана.

–Нурсөя апа, сезне Фәнис абыйдан башка күз алдына да китереп булмый. Хәтта Баулыда икегезгә һәйкәл куйдылар. Ирегез вафатыннан соң, авыр булгандыр?

–Хәзер дә кайчак Фәниснең тавышын ишеткән кебек булам. Үзем генә калгач, төнлә уянып интектем. Фәнис бит төнлә начар йоклады. Гел борып яткырырга куша иде. Иң беренче булып аның әсәрләрен мин укый, машинкада баса идем. Аннары бу эш Сәүиягә күчте. Аның белән шифаханәдә ял иткән чакларны искә төшерәм, китапларын актарам. Хәзер начаррак күрәм. Элек шигырьләрен, газета-журналлар еш укый идем. Фәнис белән бакча алган идек бит. Хәзер аны Сәүия гаиләсе карап тора. Яшелчә, җиләк –җимеш утырталар.
–Нурсөя апа, Фәнис абый белән талашкан чакларыгыз була идеме, кем беренче юл бирә иде?

–Төрле чак булгандыр инде ул. Әсәрләре буенча да бәхәсләшә идек кайчак. «Редактор булсаң, бет булыр идең син», – дип, миннән көлә иде ул. Мин тизрәк кызып китә идем бугай, Фәнис сабыр булды. Авырып китсәм дә бик борчыла иде. Син авырсаң, үзем чирләгәннән дә кыенрак, дигәне истә. Озак үпкәләшеп йөргән чаклар булмады. Әйдә, чәй эчәбез, дия идек тә, тагын сөйләшеп китә идек. Ул бик тырыш булды, укыды, язды. Көненә 20шәр сәгать эшли иде,талашырга вакыт да калмый иде анда.  

–Сәүия апаны Фәнис абый кызы кебек якын күргән. Аның кызы Айзиләне дә оныгы дип йөрткән.

–Әйе, үзебезнең балаларыбыз булмады. Ярый Сәүия бар дип сөенәм. Ул Фәниснең иҗатын үстерү, таныту өчен зур тырышлык куйды. Проза әсәрләрен өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклады. Үзе Казан дәүләт аграр университетында физика-метематика фәнен укыта. Аның кызы Айзилә быел 11 нче сыйныфта укый. Киләчәген медицина белән бәйләргә тели. Сүз уңаеннан,ул да шигырьләр яза. Бабасыннан күчкән сәләт күрәсең.   

–Тагын ике елдан Фәнис Яруллинның тууына 90 ел. Берәр чара оештырырга уйлыйсызмы?

–Минем бу хакта уйлаганым юк. Сәүия йөрсә генә инде. Халык шагыйре Фәнис Ярулинның тууына 90 ел –зур дата бит. Еш кына Фәниснең архивын актарабыз, аның чыгарырга дигән 12 томлык әйбере бар. Былтыр 9нчысы чыкты. Моңа кадәр басылмаган проза әсәрләрен дә җыеп бастырдык. Тагын 3 китабы дөнья күрер дип өметләнәбез. Фәнис Яруллинның иҗатын киләчәк буынга тапшырасы иде.

Нурсөя апаны фотога төшереп булмады. «Иң яратмаган нәрсәм – журналистларга интервью бирү һәм фотога төшү, хәзер элекке Нурсөя дә түгел бит инде мин”,– диде ул тыйнак кына. Сез һәрчак безнең өчен батыр, тугры, фидакарь хатын, яраткан, мөлаем Нурсөя апабыз булып калачаксыз.
ЭЛЬВИРА МОЗАФФАРОВА, «Ирек мәйданы». 

Язучы Фәнис Яруллин хатынының хәле ничек һәм ул кайда яши?
Язучы Фәнис Яруллин хатынының хәле ничек һәм ул кайда яши?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас