Җәмгыять
9 Октября , 19:10

“Республика ныгый һәм дәүләт организмының әһәмиятлерәк өлешенә әверелә бара”

Шулай ди икътисад белгече Рөстәм Камалов.

Добавить в предпочтительные источники Google
https://www.fa.ru/universityhttps://www.fa.ru/university
Фото:https://www.fa.ru/university

Республика көне якынлаша. Дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул ителгән көн ул. Исегезгә төшерәбез: 1990 елның 11 октябрендә Башкорт АССРы Югары Советының III сессиясендә республиканың Дәүләт суверенитеты турындагы декларациясе кабул ителде. Башкорт Автоном Совет Социалистик Республикасы Башкортстан Республикасы дип үзгәртелде.

Туксанынчы еллар инде артта калды. Ә бүген Республика көненең әһәмияте нәрсәдә? Әлеге сорауны икътисад фәннәре кандидаты, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетның Уфа филиалының “Икътисад, менеджмент һәм маркетинг” кафедрасы доценты Рөстәм Камил улы КАМАЛОВка юлладым.

– Күп халыкларны һәм конфессияләрне берләштерүче гаять зур илебез өчен субъектларның бәйсезлек көннәре – формаль дата гына түгел. Русиянең федератив төзелеше нигезендә баланс ята: бер яктан – үзәк хакимият, икенче яктан – 89 төбәкнең һәркайсысы шактый зур мөстәкыйльлеккә ия. Бу бигрәк тә 22 республика өчен актуаль. Алар арасында Башкортстан төп позицияләрнең берсен алып тора.

Без илнең үзәгендә урнашканбыз дияргә була, республика территориясе аша төньякны һәм көньякны, көнбатышны һәм көнчыгышны тоташтыручы барлык төр транспорт артерияләре уза. Шул ук вакытта без эшкәртү сәнәгате буенча лидерлар булып торабыз. Куәтле нефть химиясе комплексы һәм хәрби авиация өчен двигательләр җитештерүче уникаль Уфа моторлар төзү берләшмәсе бар. Аграр өлкә, төзелеш һәм башка бик күп тармаклар алга киткән. Ял итү һәм сәламәтләндерү өлкәсе шулай ук төбәкнең кызыклы юнәлешләреннән берсе булып тора.

Мин, икътисадчы буларак, барыннан да элек Русия Федерациясе субъектлары суверенитетының һәм, әлбәттә инде, безнең республиканың икътисади ягын билгеләп үтәсем килә. Икътисад тоташ социаль-сәяси системаның нигезе булып тора. Гражданнарның тормыш сыйфаты, инфраструктура һәм әйләнә-тирә мохит торышы да аның үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Бу җәһәттән төбәк Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның  эшчәнлеген билгеләп үтәргә кирәк, ул республика статусы биргән мөмкинлекләрне Башкортстан һәм тоташ ил мәнфәгатьләрендә максималь нәтиҗәле файдаланды. Аның җитәкчелегенең беренче көннәреннән үк без бу эшнең нәтиҗәләрен үзебезнең көндәлек тормышта тоя башладык.

Халыкара хәл кискенләшү һәм махсус хәрби операция башлану белән тоташ илгә дә, республикага да оператив һәм стандарт булмаган карарлар кабул итәргә кирәк булды. Белоруссия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан белән турыдан-туры партнерлык мөнәсәбәтләре төзелде, инвестицияләр җәлеп итү буенча эш активлаштырылды, шул чорда күп проектлар гамәлгә ашырылды. Нәтиҗәдә, кыска вакыт эчендә Башкортстан күп күрсәткечләр буенча җитди алга китте, – диде эксперт.

Ул республиканың махсус хәрби операцияне тәэмин итүгә керткән өлеше аерым игътибарга лаек дип билгеләде. Монда хәрби бүлекчәләрне формалаштырудан алып алгы сызыктагы сугышчыларга һәрьяклап ярдәм итүгә кадәр комплекслы эш алып барыла. Төбәк халкы гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша, ә безнең предприятиеләр эшне фронт ихтыяҗларына туры китерерлек итеп үзгәртте. Шул исәптән БПЛА җитештерү өлкәсендә алдынгы технологияләр кертелде, дип бәян итте әңгәмәдәшем.

– Республикабыз уңышларына Радий Фәрит улының федераль дәрәҗәдәге элеккеге вазифасында алган абруе да ярдәм итә дип ышанам. Нәтиҗәдә безнең федераль үзәк белән конструктив мөнәсәбәтләребез бар. Башкортстан тәҗрибәсе ил буенча таратыла, республика ныгый һәм дәүләт организмының әһәмиятлерәк өлешенә әверелә бара, – дип ассызыклады Рөстәм Камил улы.

Автор:Язгуль Сафина
Читайте нас