Җәмгыять
9 Октября , 15:56

Мидхәт Шакировка һәйкәл ачылды

Һәйкәл дәүләт эшлеклесе яшәгән урыннан ерак түгел урнашкан.

Добавить в предпочтительные источники Google
https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru

Бүген, 9 октябрьдә, Уфада 1969-87 елларда КПССның Башкорт өлкә комитеты беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Мидхәт Закир улы Шакировка һәйкәл ачу тантанасы булды.

Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, дәүләт эшлеклесенең туганнары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, башкала халкы һәм кунаклары катнашты.

– 5 октябрьдә без Мидхәт Закир улының тууына 110 ел тулуны билгеләп үттек. Ул авыр чорда унсигез ел буе республика белән җитәкчелек итә. Мин икътисади күзлектән тирән аңлыйм, мондый идарәчедән башка бездә әлегедәй ныклы база, көчле инфраструктура булмас иде, – диде Радий Хәбиров.

Һәйкәл дәүләт эшлеклесе яшәгән урыннан ерак түгел – Коммунистик һәм Дорофеев урамнары киселешендә урнашкан Мидхәт Шакиров исемендәге сквер территориясендә – урын алды.

– Миннән һәйкәлне ни өчен нәкъ шушы урынга куясыз дип сорыйлар. Ул моннан ерак түгел яшәгән. Миңа аның эшкә җәяү йөргәнен сөйләделәр. Шуңа һәйкәлне йорты янына куярга булдык һәм, мөгаен, бу дөрес булыр, – дип аңлатты төбәк җитәкчесе.

Мидхәт Закир улының кызы Неля Имашева һәм оныгы Элина Червиченко Башкортстан Башлыгы адресына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Алар Мидхәт Шакировның тормыш юлы, аның нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйләделәр.

Әйткәндәй, һәйкәлнең авторы – скульптор, Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков.

Автор:Язгуль Сафина
Читайте нас