Җәмгыять
7 Октября , 19:14

Безнекеләр булдыра!

Радий Хәбиров «Алтын көз " агросәнәгать күргәзмәсенең пленар утырышында катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Безнекеләр булдыра!Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

7 октябрьдә Мәскәүдә «Алтын көз» Русия агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров «Русия АПК навигаторы: нәтиҗәле үсеш технологияләре» пленар утырышында катнашты.

   Утырышта Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин чыгыш ясады, ул агросәнәгать комплексы белгечләрен алдагы һөнәри бәйрәмнәре – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.

   - Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә кешеләр сыйфатлы азык-төлек продуктлары сатып ала алалар. Авыр хезмәтегез, үз эшегезне яратуыгыз һәм илебез турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәт. Русиянең азык-төлек иминлеген нәкъ менә Агропром хезмәткәрләре тәэмин итә бит, - дип билгеләп үтте Михаил Мишустин.

   Журналистлар белән әңгәмәдә Радий Хәбиров ассызыклаганча, төбәкнең Авыл хуҗалыгы торган саен технологик һәм җитештерүчәнрәк була бара, ә уңышның төп факторы фән белән элемтә булып кала.

   Шулай ук Төбәк җитәкчесе урып-җыю кампаниясенә йомгак ясады.

– Быел без 4 млн тоннадан артык бөртекле һәм майлы культуралар суктырдык – бу лаеклы саннар. Көзге культураларны чәчүне төгәллибез – аларның мәйданын 305 мең гектарга җиткерәбез, - диде Радий Хәбиров. - Безнең республика илнең аграр үзәкләренең берсе булып кала, үзе һәм Русиянең башка төбәкләре өчен азык-төлек иминлеген тәэмин итә.

Фото: nuriman.pro

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас