Җәмгыять
5 Октября , 06:45

Пенсия алганда паспорт урынына – "МАХ"

title
Пенсия алганда паспорт урынына – "МАХ"Пенсия алганда паспорт урынына – "МАХ"
Пенсия алганда паспорт урынына – "МАХ"

Тиздән почтада пенсияне «Макс» кушымтасы ярдәмендә алырга мөмкин булачак, ә паспортны күрсәтү кирәкмәячәк.

"Почтада пенсияне «Макс» мессенджерында ID саннарын күрсәтеп алырга мөмкин булачак, – дип хәбәр иттеләр Башкортстанның цифрлар министрлыгында. – РФ Хезмәт министрлыгы бу проектны иҗтимагый фикер алышуларга тәкъдим иткән. Мондый карар кабул ителә калса, пенсионерлар шәхесен паспорт белән генә түгел, ә телефон аша QR‑код белән дә раслый алачак. Бу почтада пенсия алганда да, акчаны почтальон китергәндә дә кулланылачак. Үзең булу мөһим, код җибәреп, онлайн гына алып булмаячак.

ID инде башка өлкәләрдә дә киң кулланыла: кунакханәгә урнашканда, ташламалы билетлар сатып алганда саннарны күрсәтәләр.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас