10 октябрьдә Уфаның «Акбузат» ипподромында ат спорты буенча зур бәйрәм узачак. Ул Республика көненә һәм төбәк Башлыгы призына уздырыла торган ярышларга багышлана.
Тамашачыларны ат чабышлары һәм спорт бәйгеләре белән бергә бәйрәм атмосферасы да көтә. Ярышларда саф токымлы атлар, башкорт атлары һәм юртаклар катнашачак.
Спорт программасыннан тыш, кунаклар өчен күңел ачу чаралары да оештырыла. Башкорт эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак, халык һөнәрчеләре мастер-класслар үткәрәчәк һәм ярминкә эшләячәк. Кунаклар милли ашлардан авыз итә, шулай ук республика җитештерүчеләреннән яңа эшләнгән кымыз сатып алалачак.
Оештыручылар сүзләренчә, әлеге чара башкаланың спорт тормышындагы иң матур чараларның берсе булачак. Керү ирекле.
Башлана — 13:00 сәгатьтә.
Яшь чикләве: 6+.