Җәмгыять
28 Сентября , 15:35

Ялганга юл куелмасын

28 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы атналык оператив киңәшмәдә берничә медиаресурста пәйда булган һәм төбәк җитәкчесен дискредитацияләүгә юнәлдерелгән мәкаләләрне телгә алды.

Ялганга юл куелмасынЯлганга юл куелмасын
Ялганга юл куелмасын

Хәбиров таратыла торган мәгълүматлар чынбарлыкка туры килми, дип белдерде. Моны Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе һәм Росфинмониторинг тикшерүе нәтиҗәләре дә раслады.

   Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аноним язмаларда билгесез затлар исеменнән «Башкиравтодор» компаниясеннән янәсе 263 млн сум чыгарганнар һәм аны Башкортстан Башлыгының туганнарына чит илгә күчергәннәр дип расланган.

   Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, төбәк җитәкчесе вазыйфасы җәмгыять һәм массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан игътибарны арттыруны күздә тота, шуңа күрә ул үз эшчәнлеге турында төрле язмаларга күнеккән. Әмма бу очракта сүз киң җәмәгать резонансы алган белә торып ялган мәгълүмат тарату турында бара.

– Мин сезгә шундук әйтәсем килә – бу абсолют ялган, – дип белдерде Радий Хәбиров. - Мин Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсенә һәм финанс мониторингы буенча Федераль хезмәткә, ягъни асылда финанс разведкасына махсус запрос җибәрдем. Һәм җавап алдым.

   Ведомстводан хатта әйтелгәнчә, күчмә салым тикшерүе барышында чыннан да предприятиенең җитәкче составының банк күчермәләрен анализлаганнар, әмма медиаресурсларда күрсәтелгән сумманы чит ил банкларына күчерү турындагы мәгълүматлар расланмаган. Радий Хәбиров Федераль салым хезмәтеннән документны, Башкортстанда яшәүче һәркем аның сүзләренең дөреслегенә ышана алсын өчен, ирекле кулланылышта бастырып чыгарырга кушты.

   Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, салым органы, тикшерү актында дөрес булмаган мәгълүматлар барлыкка килүнең сәбәбе итеп, мәгълүмат системалары арасында мәгълүматларны күчергәндә техник хатаны атады.

   Төбәк җитәкчесе шулай ук бер ел элек үк мондый материаллар барлыгы турында белүе һәм Русия Президенты Администрациясенә җибәргән тиешле документлар пакеты әзерләве турында сөйләде.

   Радий Хәбиров тикшерү материалларының фрагментларын укыды, аның нигезендә җинаять эше фигурантлары акча күчерү турындагы мәгълүматның расланмавы турында белгән, әмма аны телеграм-каналлар һәм башка интернет-ресурслар аша төбәк җитәкчесен дискредитацияләү өчен куллану мөмкинлеге турында фикер алышканнар.

   Башкортстан Башлыгы хәбәр иткәнчә, шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозу турындагы җинаять эше буенча ул зыян күрүче статусын алган.

   – Мин Русия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенә интернетта әлеге мәгълүматны тараткан оешкан төркемгә карата «яла ягу» маддәсе буенча тагын бер җинаять эше кузгату турында гариза юлладым, – дип белдерде Радий Хәбиров.

   Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, ул бу хәлне шәхсән генә түгел, ә Башкортстан Башлыгы институтын да дискредитацияләүгә омтылыш дип саный.

   Чыгышының азагында Радий Хәбиров барлык хәлләрне тикшерү белән хокук саклау органнары шөгыльләнүен билгеләп үтте.

Фото: panoramarb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас