Җәмгыять
26 Сентября , 16:18

Александр Шельдяев Раевка шикәр заводын модернизацияләү йомгаклары белән танышты

Әлшәй районына эш сәфәре кысаларында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Александр Шельдяев республиканың иң эре эшкәртү предприятиеләренең берсе булган «Раевсахар» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булды.  

Александр Шельдяев Раевка шикәр заводын модернизацияләү йомгаклары белән таныштыАлександр Шельдяев Раевка шикәр заводын модернизацияләү йомгаклары белән танышты
Александр Шельдяев Раевка шикәр заводын модернизацияләү йомгаклары белән танышты

1984нче елда төзелгән завод 12 районның чимал зонасын һәм 100гә якын хуҗалыкны берләштерә: Әлшәй, Дәүләкән, Миякә, Бишбүләк, Йәрмәкәй, Бүздәк, Аургазы, Чишмә, Чакмагыш, Гафури, Мәләвез районнары. Предприятие Әлшәй районы өчен мөһим шәһәр барлыкка китерүче объект булып тора.

 — Предприятиенең җитештерү куәте таң калдыра. Раевка шикәр заводы — ул эшкәртү предприятиесе генә түгел, ә йөзләгән хуҗалыкны эш белән тәэмин итүче һәм районның икътисадын формалаштыручы тулы бер агросәнәгать комплексы. Соңгы елларда җитди модернизация үткәрелгән, һәм бүген завод елына 900 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртергә сәләтле. Киләчәктә безнең бурыч — чимал базасын саклап калу, сыйфатлы, конкуренциягә сәләтле продукция эшләп чыгару һәм шикәр базарындагы теләсә нинди конъюнктурада предприятиенең финанс тотрыклылыгын гарантияләү өчен заводны ел саен кимендә 900 мең тонна чимал белән тәэмин итү, — дип белдерде Шельдяев. 

Фото: БР Хөкүмәтенең рәсми порталы. 

Александр Шельдяев Раевка шикәр заводын модернизацияләү йомгаклары белән танышты
Александр Шельдяев Раевка шикәр заводын модернизацияләү йомгаклары белән танышты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас