

10 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Күгәрчен районына эш сәфәре вакытында район мәдәният сараенда уза торган ике көнлек «Озын гомергә юл» сәламәтлек марафоны мәйданчыгында булды.
Бу «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» милли проектлары кысаларында уздырыла торган масштаблы профилактик акция. Аның максаты – халыкка сәламәтлекне даими тикшерүнең мөһимлеген искәртү, аларны актив яшәү рәвеше алып баруга этәрү һ.б.
Марафонны оештыручылар – Уфаның Ашыгыч медицина ярдәме клиник хастаханәсе, Мраково үзәк район хастаханәсе һәм Күмертау шәһәре хастаханәсе. Күгәрчен районында бу акция инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Ә 2026 елда республикада барлыгы шундый сигез марафон уздырылды.
Табиблар өчен түгәрәк өстәлдән тыш, чара программасына халык өчен иртәнге зарядка, профилактик скрининг, тәмәке тартуга каршы көрәш буенча «Тәмәке урынына алма» акциясе, сәламәт туклану принципларын күрсәтү, актив озын гомер серләре турында интерактив белем бирү программасы һәм «Сәламәтлеккә 10 мең адым» массакүләм акциясе керә.
Башкортстан Башлыгы шулай ук акциядә катнашучы медицина хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Радий Хәбиров район мәдәният йортында республика программасы буенча ремонтланган яңа спорт залын карады һәм яшь спортчылар белән аралашты.
Фото: karmaskaly-nov.ru