

Хәзинә Тур” туроператоры 14 ел дәвамында туган мәктәбендә стипендиатларны билгели. Бүген аның җитәкчесе Комил Олимович Сираҗетдинов үзенең туган авылы Иске Янъегет мәктәбендә булды. Укучыларга ул стипендия турында сертификатлар тапшырды.
Иске Янъегет мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Ислам Галиәкбәров һәм 9нчы сыйныф укучысы Айсылу Исхакова “Хәзинә Тур” туроператоры стипендиатлары булды!
Комил Сираҗетдиноны балалар яхшы белә: Комил Олим улы — Краснокама районы хакимияте башлыгының иҗтимагый мәсьәләләр буенча киңәшчесе, эшкуар гына түгел, туган мәктәбе белән элемтәне югалтмыйча, Иске Янъегет авылына һәрдаим булышучы, уку, спорт алдынгыларына стипендияне булдыручы да.
– Мин эшкуар булып китү белән үземнең күптәнге идеямне тормышка ашыра башладым – 2012 елда туган мәктәбемдә укуда, спортта, иҗтимагый тормышта иң яхшы укучыларга стипендия булдырдым. Бу балаларга яңа үрләр яулар өчен өстәмә этәргеч дип саныйм. Шунысы сөенечле: тырыш, максатчан балалар бик күп, ә инде алар арасыннан иң яхшыларын педагогик совет билгели, — ди Комил Олим улы.
Иске Янъегет авылы шундый игелекле, игътибарлы уллары белән горурлана!