Җәмгыять
10 сентябрь , 06:38

Кешеләргә файдалы булсын дип...

Дүртөйле районында СВО катнашучысы дәүләт ярдәме белән үз эшен ачкан.

Кешеләргә файдалы булсын дип...Кешеләргә файдалы булсын дип...
Кешеләргә файдалы булсын дип...

Дүртөйле районында яшәүче Илдар Ялаев техниканы бик яхшы белә, машина йөртүчеләрнең ихтыяҗларын аңлый һәм сыйфатлы автосервисның нинди булырга тиешлеген төгәл белә. СВО зонасыннан кайткач, ул гадәти эшкә кире кайтырга гына түгел, ә техник хезмәт күрсәтү өлкәсендә үз эшен киңәйтергә карар кылган.

   Идеяне тормышка ашырырга дәүләт ярдәме ярдәм итте. «Русия эше» кадрлар үзәгендә Илдар Ялаев бизнес‑план төзи һәм уңышлы яклый һәм Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгәнгән «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында финанслау ала. Бүлеп бирелгән акчалар ярдәмендә АНЫҢ остаханәсе хезмәтләр спектрын сизелерлек киңәеп, заманча диагностика җиһазлары сатып ала.

   Бүген аның автосервисы клиентларны кабул итә инде. Бирегә сыйфатлы ремонт һәм гадел сервис алырга киләләр: автомобиль хуҗалары останы җаваплы алымнары, үтә күренмәле исәп-хисаплары һәм срокларны төгәл үтәве өчен бәялиләр.

   "Кайткач, эшләргә генә түгел, ә үземнекен эшләргә теләдем – кешеләргә чын-чынлап файдалы була алырлык эш алып барырга карар кылдым. Дәүләттән ярдәм шуңа этәргеч булды: хыяллану түгел, ә хәрәкәт итү мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзер клиентлар агымының артуын күрәм һәм дөрес юлда икәнебезне аңлыйм", - дип Илдар Ялаев.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас