

Башкортстанда матур һәм кызыклы урыннар күп, шулай ук ул җир асты байлыкларына да бай. Алар арасында туристлар даирәсендә шактый танылганнары да, әлегә әзрәк дәрәҗәдә популяр булган, әмма үзенчәлекләре белән аерылып торган, халыкны җәлеп иткәннәре дә бар. Шуңа күрә дә 28 августтан 9 сентябрьгә кадәр IV Халыкара «ГеоВызов» чемпионаты нәкъ Башкортстанда үтте.
Бу чара геолог һөнәрен популярлаштыруга һәм студентларның профессиональ күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән иде. Русиянең 19 төбәгеннән һәм якын һәм ерак чит илләрдән 13 дәүләттән, шул исәптән Белоруссия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Мексика һәм Кытайдан 40 команда катнашты.
Аның ачылу чарасында Уфадагы «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Җир асты байлыкларын файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Казанов катнашты. Радий Хәбиров студентлар командаларын сәламләде, чемпионатны оештыручыларга, остазларга һәм хөкемдарларга рәхмәт белдерде.
– "Роснедра" ярдәме белән Башкортстан «ГеоВызов»ны үткәрү өчен традицион мәйданчыкка әйләнде. Бу җир асты байлыкларын өйрәнүче бик кызыклы фән – геология белән турыдан-туры бәйле кешеләр очраша торган урын. Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән бик күп катнашучылар килүе сөендерә. Барыгызны да Башкортстанга укырга, эшләргә, гаилә корырга чакырам. Бездә чит илләрдән килгән студентлар да күп белем ала. Бу яктан без – зур халыкара гаилә, – диде республика Башлыгы.
Радий Хәбиров Башкортстанның табигый байлыкларының төрлелеген дә билгеләп үтте. – Бездә кызыклы геологик һәм табигый ландшафтлар, файдалы казылмалар күп. «Янгантау» һәм «Торатау» геопарклары ЮНЕСКОның Глобаль геопарклар челтәренә керде. Бөрҗән районында урнашкан Шүлгәнташ мәгарәсенең кыя рәсемнәре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Республика территориясендә «алтын кадаклар» – уникаль «Услока» һәм «Дальний Тюлькас» геологик киселешләре дә бар, – дип билгеләде ул.
Чемпионатны ачу тантанасында Роснедра җитәкчесе Олег Казанов та чыгыш ясады. Ул яшь геологларның яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерүгә омтылышын билгеләп, хәзерге геологиянең профессиональ һәм шәхси үсеш өчен зур мөмкинлекләр бирүен ассызыклады. Совет Федерациясенең аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисенең беренче урынбасары Наталья Комарова да катнашучыларны сәламләде. Ул Башкортстанны «ГеоВызов» өчен идеаль мәйданчык дип атады һәм республиканың Русиянең иң борынгы геология төбәкләренең берсе булуын билгеләде. Чемпионат 12 төр буенча үткәрелде. Төп ярыш мәйданчыклары – Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясе һәм Ишембай районы. Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә «ГеоВызов»ның республикада геология фәнен үстерү өчен мөһим булуын билгеләде.
– «ГеоВызов» республикада геология фәннәрен алга таба үстерергә ярдәм итә. Башкортстан – бу халыкара очрашуны үткәрү өчен бик яхшы мәйданчык. Бездә халыкара хокукый статуска ия табигый объектлар, кызыклы җир асты байлыклары, төрле файдалы казылмалар бар. Студентларга алар белән эшләү уңайлы, чөнки байлыкларыбызның күбесе диярлек өслектә ята, – диде республика Башлыгы. Олег Казанов исә чемпионатның булачак белгечләр өчен мөһим һөнәри этап булуын билгеләп үтте.
– Чемпионатның әһәмиятен бәяләп бетерү бик кыен. «ГеоВызов» – яшьләр өчен зур һөнәри тормышка аяк басар алдыннан узарга тиешле мөһим этап. Бу һәм киләчәк ярышлардан безнең өметләребез зур, – диде ул. Сынауларга килгәндә, ГеоВызов» форумында катнашучылар көннәрен радиометриягә багышладылар Сынауда һәр командадан икешәр кеше катнашты: урында аномалия табарга, үлчәүләр үткәрергә, камераль исәпләүләр башкарырга һәм схема белән отчет төзергә кирәк иде. «Безнең студентларның кыр эшләрен дә, камераль эшкәртүне дә ышанычлы башкарып чыгуларын күрү сөендерә — бу горурланырга мөмкин булган өлгергәнлек, — дип белдерде БР Экология министры Нияз Фазылов.
— Программа бай эчтәлекле булып чыкты, һәм һәркем бәяләп бетергесез тәҗрибә туплады. Яшьләргә энергия, кыюлык һәм геологиягә ихлас мәхәббәт өчен аерым рәхмәт. Һәм остазларга зур рәхмәт — сабырлык, зирәклек һәм ярдәм өчен, алардан башка мондый җиңүләр мөмкин түгел». Шулай ук студентлар өчен Sherpa-планшет яки смартфон экранында ук эшләргә мөмкин булган заманча электрон геологик документация программасы буенча мастер — класс уздырдылар. Катнашучылар цифрлы технологияләрне кызыксынып үзләштерделәр.
«ГеоВызов» IV Халыкара геология чемпионаты командалары өчен экскурсия маршрутының төп нокталары булып «Усолка» һәм «Дальний Тюлькас» кисемнәре тора.Алар «Торатау» геопаркына кертелгән һәм 2025 елдан «Алтын кадак» халыкара статусына лаек булган. Эталон геология объектлары бөтен дөнья галимнәре өчен глобаль стратиграфик ориентир булып хезмәт итә.
2026 елда Русия чемпионаты илнең 19 төбәгеннән һәм 13 илдән 300дән артык студентны берләштерде. Экспертлар раславынча, Башкортстанда "ГеоВызов" үткәрү инде дүртенче тапкыр төбәккә геологик кадрлар әзерләү мәйданчыгы буларак кызыксыну артуын ассызыклый.
Бу чарада катнашучылардан МГРИның палеонтология һәм төбәк геологиясе укытучысы Бела Левкова да фикерен белдерде:
"ГеоВызов"- чемпионат кына түгел, бу яңа мөмкинлекләргә старт! Балалар үзләренең белемнәрен практикада гына сынап калмыйлар, төрле шәһәрләрдән һәм илләрдән яңа дуслар табалар һәм яңа офыклар ачалар! Шулай ук, аларның потенциаль эш бирүчеләр белән танышу мөмкинлеге барлыкка килә. МГРИ инде 4 ел чемпионатка килә һәм һәрвакыт кабат-кабат әйләнеп кайтасы килә! Башкортстан Республикасы милли гореф-гадәтләре һәм ризыклары белән яулап ала, әмма визит карточкасы булып табигать кала! Агыйдел елгасы һәм Урал таулары якты истәлекләр булып калачак", – диде ул.