

Узган атна Белем көне чараларына бай булды. Гомумән, мәгариф темасы белән үрелеп барды ул.
Студентларга – грантлар
Әйтик, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың яшь галимнәре өчен грантлар системасын үзгәртә торган указга кул куйды. Документ 2 сентябрьдә үз көченә керде. Төп яңалык – грантлар срогы бер елдан икегә кадәр арта. Хәзер яшь тикшеренүчеләр ике ел дәвамында фәнни эшләр уздыруга финанслау ала алачак. Моннан тыш, грант алучылар даирәсе дә билгеләнде. Ярдәм 35 яшькә кадәрге галимнәргә – республикада теркәлгән дәүләт югары уку йортлары һәм фәнни оешмаларның фән кандидатларына һәм аспирантларына бирелә. Грантлар түләүгә акчаларның гомум күләме республика бюджеты турындагы закон нигезендә ел саен билгеләнәчәк.
“Геочакыру”
31 августта Уфа конгресс-Холында “Геочакыру” халыкара геология чемпионатының рәсми ачылды. Ул инде безнең республикада 4нче мәртәбә үткәрелә. Чемпионатта Русиянең 19 төбәгеннән һәм 13 илдән, шул исәптән Беларусь, Үзбәкстан, Таҗикстан, Мексика, Кытайдан 40 команда катнаша. Ярышлар 9 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм геология һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлтелә.
“Саумы, мәктәп!”
1 сентябрьдә белем учаклары, янә үз ишекләрен ачып, ул-кызларын каршы алды. Республикада 502 мең бала өчен яңа уку елы башланды. Аларның 41 меңе белем дигән чиксез дөньяга беренче адымын ясады. Төбәк җитәкчесе, укучыларны котлап, аларга үз-үзләренә ышаныч һәм ныклы белем теләде.
Бәйрәм көнендә ул Уфаның Русия Герое Максим Серафимов исемендәге 40нчы мәгариф үзәгендә булды. Мәктәп Президент программасы буенча капиталь ремонтланган һәм 10 миллион сумлык яңа корылмалар белән җиһазландырылган. Радий Хәбиров әйтүенчә, бу мәктәптә уку – зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Аның сүзләренчә, модернизация программасы буенча безнең муниципалитетларда мәктәпләрнең яртысын тәртипкә китергәннәр һәм яңалары төзелә. “Ел ахырына кадәр Нефтекамада, Уфада, Стәрлетамакта өч мәктәп ачачакбыз”, – диде ул.
“Үзебезнең балалар”
Бу көнне Радий Хәбиров шулай ук мөһим миссия үтәде – әтисе алгы сызыкта булган кызны беренче класска озатты.
Республикада әтиләре МХОда хезмәт иткән яки гомерләре өзелгән мәктәп укучыларына әтиләрчә игътибар булырга тиешлегенә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров һәрдаим басым ясап килә. “1нче сентябрьдә бу балалар янында булсак һәм аларны мәктәпкә тантаналы линейкага алып барсак, дөрес булыр иде”, – дигән иде ул бер чыгышында. Шулай ук Башкортстанда “Үзебезнең балалар” хәйрия акциясе үткәрелә. Аны Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе оештыра. Акция кысаларында МХО ветераннары әтиләре Ватанны саклаганда батырларча һәлак булган яки хәбәрсез югалган балаларны мәктәпкә озаталар, бүләкләр бирәләр. Башкаланың Гали Ибраһимов исемендәге “2нче башкорт лицее” укучысы Даниярны бу көнне мәктәпкә әнисе белән бергә хәрби абый да озата килде. Ул – Русия Герое Вәсил Камил улы Ямалетдинов.Чөнки, ни кызганыч, Даниярның әтисе махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Вәсил Камил улы: “Балалар өчен Белем көне шатлык хисе белән истә калырга тиеш”, – ди.
Һөнәрле үлмәс
Шулай ук 1 сентябрьдә Радий Хәбиров Уфа ягулык-энергетика көллиятендә булды. Биредә федераль проект буенча капиталь ремонт үткәрелгән, остаханәләрне яңартканнар һәм “ягулык-энергетика комплексы өчен кадрлар әзерләү үзәге” кластерын ачканнар. Башкортстан белем бирү-җитештерү кластерлары саны буенча илдә беренче урында тора. Көллияттә ТЭК өчен 19 юнәлеш буенча белгечләр әзерлиләр. Быел конкурс бер урынга 18 кешегә җитте. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республикада һөнәри белем бирү системасы илдә иң эреләрнең берсе. “Профессионалитет” кысаларында бездә 27 көллият модернизацияләнгән.
“Бүгеннән башлап сез – студентлар”
4 сентябрьдә, Уфаның Көрәш сараенда “Беренче курс студентларына багышлау” фестивале узды. Чарага республиканың югары һәм урта уку йортларыннан 5000нән артык студент җыелган иде. Алып баручылар аларны “иң бәхетлеләр” дип атады. Хәер, студент исеменә ия булу – кеше тормышындагы иң бәхетле мизгелләрнең берседер ул.
Әлеге чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яшьләргә фатиха сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Бу көн сезнең өчен аеруча истә калырлык булырга тиеш. Бүгеннән башлап сез – студентларсыз. Бу сезнең тормышыгызда бик кызыклы һәм мөһим чор”, – диде төбәк җиткәчесе.
Бәйрәм яшьләр рухында барды: алар өчен кызыклы уеннар, күңел ачу прораммасы әзерләнгән иде. Шулай ук интерактив күргәзмә эшләде. Анда яшьләр бүген студентлар өчен эшләп килүче мөмкинлелкәр белән таныша алды. Аларга яшьләр оешмалары, студотрядлар турында мәгълүмат җиткерделәр. Фән, спорт, ирекмәннәр хәрәкәте һәм грант конкурслары турында сөйләделәр.
“Профсоюз – идарә командасының төп партнеры”
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 4 сентябрьдә Мәскәүдә Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Сергей Черногаев белән очрашты. Алар профсоюзларның, хакимият органнарының һәм эш бирүчеләрнең предприятиеләр үсешен тәэмин итүдә, кадрлар потенциалын саклауда һәм төбәктә социаль инициативаларны гамәлгә ашыруда уртак эшенең мөһимлеген билгеләделәр.
“Профсоюзлар – безнең идарә командасының төп партнеры. Алар социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу һәм хезмәткәрләрнең хокукларын тәэмин итү буенча җитди бурычларны үтиләр, мәшгульлек, хезмәт хакы мәсьәләләрен хәл итүдә булышалар. Һөнәри профсоюзлар, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм республика Хөкүмәте арасында төзелгән өч яклы килешүнең үтәлешен тикшереп торалар. Бу – безнең предприятиеләрнең социаль сәясәт векторын билгели торган мөһим документ”, – диде Радий Хәбиров.
Яңа хоккей
Узган атнада Континенталь хоккей лигасының яңа – 19нчы сезоны старт алды. Ул башланыр алдыннан, 3 сентябрьдә, Радий Хәбиров “Салават Юлаев” хоккей клубы җитәкчелеге белән очрашты һәм безнең командага яңа сезонда уңышлар теләде. “Салават Юлаев” хоккей клубы генераль директоры сүзләренчә, команда тулысынча комплектланган һәм барысы белән дә тәэмин ителгән. Уфа командасының капитаны булып инде 10нчы ел рәттән сакчы Григорий Панин калды.
Шәһәрләр бәйрәм итте
Ял көннәрендә Стәрлетамакта алтынчы мәртәбә “Сәүдәгәр 2.0” кунакчыллык фестивале узды. Быел ул шәһәрнең 260 еллыгына багышланды. Ул кайчандыр сәүдә шәһәре булса, бүген инде – куәтле индустриаль үзәк, сәнәгать җитештерүе алга киткән. 19 гасыр шәһәр мохитенә алып кайткан фестиваль Вакыйгалы туризм өлкәсендә күп тапкырлар премияләр яулады. Радий Хәбиров 5 сентябрьдә эш сәфәре вакытында бәйрәмдә катнашты. Ул милли мәдәни үзәкләр күргәзмәсен карады, бал күргәзмәсендә һәм һөнәрчелек ярминкәсендә булды, анда Русия, Үзбәкстан, Беларусь, Казахстаннан 300дән артык оста үз продукциясен тәкъдим иткән иде.
5 сентябрьдә республиканың көнбатышындагы тагын бер эре сәнәгать үзәге – Октябрьский шәһәре үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләде. Аңа 1946 елда биредә нефть ятмаларын эшкәртү белән белән бәйле нигез салына. Башкортстан Башлыгы шәһәр халкын истәлекле дата белән котлады.